Владимир Путинның бишенче президент мөддәтенә сайлану кампаниясе "традицион кыйммәтләр" һәм Русиянең "аерым цивилизация" булуы турындагы лозунглар астында үтәргә мөмкин. Путинның сайлауда катнашачагын ноябрь башында ук игълан итүе ихтимал, ә төбәкләрдә аның ышанычлы затлары исемлеген төзи дә башлаганнар инде. Бу хакта президент хакимиятендәге чыганакларына сылтанып "Коммерсантъ" һәм РБК яза.
4 ноябрь көнне Мәскәүнең Халык казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) "Русия" күргәзмәсе ачыла. Оештыручылар ниятенчә, анда Русиянең бөтен төбәкләренең, шул исәптән баскынлыктагы җирләрнең дә "казанышлары" тәкъдим ителәчәк.
"Коммерсантъ" язуынча, нәкъ менә шушы чарада Путин үзенең президент сайлавында катнашачагы турында игълан итәргә мөмкин. Элегрәк "Вёрстка" да шулай дип язган иде.
Путин исә элегрәк үзенең ниятләрен бары тик сайлаулар рәсми билгеләнгәч кенә әйтәчәкмен дигән иде, ә бу исә декабрь уртасында булачак.
РБК язуынча, Кремль хакимияттән намзәтнең ышанычлы затлары исемлеген җыя башлаган, аларны төбәк хакимият төзи. Ышанычлы затлар шактый танылган булырга һәм Украинага каршы сугышны хупларга тиеш.
"Коммерсантъ" чыганаклары ышандыруынча, кампаниянең "идеологик кысасы" - Русиянең "традицион кыйммәтләргә нигезләнгән аерым цивилизация булуы". Русиягә "дошманнар" каршы чыга, әмма Русия җәмгыятенең берләшүе аларга уңышка ирешү мөмкинлеге бирми - Путин шундый тезислар белән чыгыш ясаячак диелә. Шул ук вакытта Украинадагы сугыш темасы беренче урында тормаячак, дип яза басма.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә. Әлегә ул сайлауларда кабат катнашачагын турыдан-туры игълан итмәде, әмма медиаларның хакимият даирәләрендәге чыганаклары моңа шикләнми.
- Шул ук вакытта Татарстан башкаласы Казанда "Путин такымы" дигән машина йөреше үткәрмәкчеләр. Ямашев проспектыннан Җиңү паркына кадәр байраклар һәм ябыштыргычлар белән машиналар колоннасы үтәчәк диелә. Финишта исә Украинага каршы сугышучы татарстаннарга ярдәм кәрваны җибәрү оештырыла. Кешеләр дарулар, кием, азык-төлек китерә ала диелә. Аны 7 октябрьдә, Путинның туган көнендә үткәрмәкчеләр диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум