Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Казансу ярында халыкара дәрәҗәдәге кунакханә комплексы төзеләчәк, беренче ике бинасын киләсе елның көзенә җитештермәкчеләр


Кунакханәләр менә шулайрак күренәчәк. Бу - проект.
Кунакханәләр менә шулайрак күренәчәк. Бу - проект.

Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга җитәчәк, калганнары 65әр метрлы. Миңнеханов ике манараны  2024 елның октябренә, Казанда узасы БРИКС саммитына җитештерергә кушкан. Яңа объектлар югары дәрәҗәле кунакларны урнаштыру өчен кирәк. Шул ук вакытта Казансу ярында Җәмигъ мәчетенә урын табылмады.

Кичә, 4 октябрьдә Казан ратушасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга "Миллениум" күпере янында, Казансу ярында төзеләчәк кунакханә комплексының тышкы кыяфәтен күрсәткәннәр. Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга кадәр җитәчәк, калганнары 65әр метрлы булачак. Миңнеханов ике манараны 2024 елның октябрендә Казанда үтәчәк БРИКС очрашуына җитештерергә кушкан. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Кунакханә "Миллениум" күпере белән "Ривьера" арасындагы бушлыкта урнашачак, ул шәһәрнең "яңа бизәге булыр" дип өметләнәләр. Комплекстагы кунакханәләр дүрт һәм биш йолдызлы булачак, кайбер мәйданнарны офислар өчен бирәчәкләр, диелә.

Русия президенты Владимир Путин карары белән БРИКС саммиты киләсе елның октябрендә, Казанда үтәчәк. Анда 26 дәүләтнең башлыгы, шул исәптән Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы лидерлары киләчәк. "Ә Татарстан башкаласында кунакханә бүлмәләре коточкыч җитешми", дип яза басма.

Соңгы елларда Казанда яңа отельләр һәм кунакханәләр ачылса да, мондый дәрәҗәдәге чаралар өчен ярашлы бүлмәләр фонды бик аз һәм кунакларны урнаштырырга урын юк, дигән бу уңайдан мэр Илсур Метшин да.

Яңа объектлар югары дәрәҗәле кунакларны урнаштыру өчен бер вариант булачак, диелә.

Проектны Sergey Skuratov Аrchitects архитектура бюросы әзерли.

  • Шул ук вакытта Казансу ярында Җәмигъ мәчетенә урын табылмаган иде. Аңа урын төрле җирдә эзләнде. Кабан күле каршында да, Казансу буенда "Гаилә" үзәге янында да, Яңа бистә, Бишбалта, Кырлай паркы урыны дигән вариантлар аталды. Ахыр чиктә билгеле булганча, ул Бишбалта бистәсендә төзеләчәк.
  • "Җәмигъ мәчет тирәсендә шулкадәр бәхәсләр бара, әйтерсең лә ул Казанда соңгысы булачак. Кем әйтте моны? Бер Җәмигъ мәчетне төзү – бу гомердә бер генә һәм соңгысы булачак дигән сүз түгел. Аллаһ язган булса, соңрак тагын берәү булачак. Башка урында – мәчетнең Бишбалта бистәсендә төзелүенә каршы чыгучылар өчен уңайлырак булган урында. Бөтен кешегә дә ярап бетү мөмкин түгел", дигән иде Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.
  • Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булуы һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG