Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты елда тимер юлда диверсия кылуда гаепләнүчеләр саны ике тапкыр арткан. Башкортстан, Мәскәү, Чиләбедә аеруча күп


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Гаепләнүчеләрнең өчтән бере - балигъ булмаучылар диелә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эшләре ачылган. Бу хакта "Медиазона" җиткерә.

Басма мәгълүматынча, ярты ел эчендә гаепләнүчеләр саны ике тапкырга арткан. Аеруча Җинаять кодексына яңа маддәләр керткәннән соң, мондый эшләр саны тиз арта башлаган. Алар нигезендә иң күп дигәндә гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Гаепләнүчеләрнең өчтән бере - балигъ булмаучылар диелә. Күпчелек эшләр диверсия турындагы маддәләр нигезендә ачылган, биштән бере - террорчылык маддәләре нигезендә, тагын берничәсендә дәүләткә хыянәттә, транспорт юлларын яндыру һәм зарарлауда гаепләүләр бар.

Аеруча реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларга һөҗүмнәр күп булган. Тимер юлларда диверсия ясауда гаепләнүчеләр иң күбе Мәскәүдә, чиләбе өлкәсендә һәм Башкортстанда диелә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндыра башлады.
  • Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккш иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.
  • Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
  • Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
  • Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
  • 30 августка каршы төндә Уфаның Калинин районында, Черниковка-Шакша станцияләре арасында реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткәннәр иде. Бер шкаф тулысынча янып беткән, тагын ике шкафны ача алмаганнар – сыдырылган эзләр генә калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG