Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновның тоткарлануы хәбәр ителә


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Аңа Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләү белдергәннәр диелә.

Бүген, 12 октябрь иртәсендә битлек кигән кораллы кешеләр башкорт активисты Фаил Алсыновны тоткарлаган, дип җиткерә "Куштау Online Telegram-каналы.

Алга таба активистны тикшерү комитетына китергәннәр һәм Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләү белдергәннәр диелә.

Шулай ук бүген Алсыновның Уфада яшәгән фатирында һәм әти-әниләре яшәгән Зилаер районы Юлдыбай авылындагы йортта тентү узуы да әйтелә.

  • Фаил Алсынов - Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды) элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист. Ул куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. Былтыр Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип тә борчу белдергән иде.
  • 2022 елның декабрендә Уфада Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.
  • Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.
  • Куштауны яклаган Алсыновны быел мартта Уфада ФСБ хезмәткәрләре дә тоткарлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG