Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Фаил Алсыновны кавказларга карата "нәфрәт уятуда" гаеплиләр


Фаил Алсынов
Фаил Алсынов

Активист әйтүенчә аңа җинаять эшен быел 28 апрельдә Баймак районының Ишморза авылында алтын табучыларга каршы узган җыенда ясаган чыгышы өчен ачканнар.

Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды - ред.) элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган. Активист "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, моңа аның Ишморза авылындагы халык җыенында ясаган чыгышын сәбәп иткәннәр.

— Мине бүген иртән тоткарладылар. Нинди хезмәтләрнең тоткарлавын да аңламадым, бөтенесе битлектән иде, — дигән Алсынов. — Минем өйдә һәм Зилаер районында әти-әниемнең өендә тентү үткәрделәр. Берни тапмадылар, берни тартып алмадылар. Чөнки бөтен техниканы һәм телефоннарымны быел мартта булган тентүдә үк тартып алганнар иде. Аннары Башкортстан тикшерү идарәсенә алып килеп, җинаять эше ачу турындагы карар белән таныштырдылар. Читкә чыкмау турында имза алдылар. Дүшәмбе 16 октябрьдә сорау алуга килү өчен чакыру кәгазе бирделәр.

Активист әйтүенчә, аңа җинаять эшен быел 28 апрельдә Баймак районының Ишморза авылында алтын табучыларга каршы узган җыенда ясаган чыгышы өчен ачканнар.

— Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган, дип аңлата Алсынов.

Җинаять эше ачу турында 2023 елның 18 августы карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелгән.

Алсынов әйтүенчә, аның чыгышына экспертизаны Уфа фән һәм технология университеты белгече Айнур Хуҗахмәтов ясаган. Моңарчы ул "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде.

— Гаебемне танымыйм дидем. Минем сүзләремдә бернинди криминал юк. Кирәк булса, бәйсез экспертиза ясатам. Миңа ачылган эшнең "заказлы" булуы аңлашыла. Соңгы бер елда куәт оешмалары вәкилләре миңа каршы нәрсәдер эзли, канунга каршы килүче әйбер табарга тырыша, дигән ул.

  • Бүген, 12 октябрь иртәсендә битлек кигән кораллы кешеләрнең башкорт активисты Фаил Алсыновны тоткарлавы хәбәр ителде.
  • Ул куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. Былтыр Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип тә борчу белдергән иде.
  • 2022 елның декабрендә Уфада Фаил Алсыновка Русия армиясен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзелде. Сентябрьдә Алсынов мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Украинага каршы сугыш — безнең сугыш түгел. Безнең җиргә ятлар һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте ул һәм ата-аналарны улларын сугышка җибәрмәскә чакырды. Ул мобилизацияне һәм Украинадагы сугышка башкорт егетләрен җибәрүне "башкорт халкының геноциды" дип атады.
  • Әлеге мөрәҗәгатьтән соң озак та үтми аны Уфада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлады.
  • Куштауны яклаган Алсыновны быел мартта Уфада ФСБ хезмәткәрләре дә тоткарлаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG