Русия президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Пекинга килде, ул "Бер билбау, бер юл" форумында катнашачак. Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу карары чыгарганнан соң, бу Путинның икенче тапкыр чит илгә чыгуы. Беренчесендә Кыргызстанга барган иде.
Путин Кытай лидеры Си Цзиньпин белән сөйләшүләр уздырырга, форумга килгән Монголия, Лаос һәм Вьетнам президентлары, шулай ук Таиланд белән Пакыстан хөкүмәт башлыклары белән очрашырга ниятли.
- Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
- Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
- Кытай Рим статутын кабул итмәде, шуңа күрә Халыкара җинаять мәхкәмәсенең юрисдикциясен танымый.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
- Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум