Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024 елга Русия бюджеты. Һәр җөмләсендә — сугыш


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия дәүләт думасы 16 октябрьдән башлап 2024 елга һәм 2025-2026 елгы план чорына хөкүмәт тарафыннан кертелгән бюджет проектын карый. 2024 елга исәпләнгән узган өлгегә караганда, монысында хәрби һәм социаль өлкәләргә каралган чыгымнар күпкә арттырылган. Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән": социаль өлкәгә арттырылган финанслар – сугыш чоры проблемнарына ямаулык, ә мәгариф һәм белем бирүгә арттырылган акча "дәүләт контенты" аша "рухи-әхлакый кыйммәтләр" тәрбияләүче пропаганда програмнарын финанслауга корылган. "Деньги на свободе" проекты Русия президенты нигезсез рәвештә "социаль" дип атаган Русия бюджетына кыскача күзәтү тәкъдим итә.

Гомуми күрсәткечләр

Киләсе елга бюджет кереме 35 триллион 65 миллиард сум булыр дип фаразлана. Чыгымнар инде хәзер үк – 36 триллион 660 миллиард сум. Шулай итеп, бюджетның дефициты, ягъни керем белән чыгым арасындагы аерма 1 триллион 595 миллиард сум тәшкил итә.

Бу быелның нәтиҗәләре буенча ел азагына көтелгән 3 триллион сумлык дефицитка караганда ике тапкыр азрак. Ягъни Русия хакимияте бер елдан вазгыять яхшырыр дип көтә. Шулай да, ассызыклау кирәк: бюджеттагы триллион сумлык дефицитлар гаять сирәк очрый торган күренеш. Иң нык күзгә ташланганы 2020 елгы пандемия чорында булды – ул чакта дефицит 4 триллион сумны артып китте. Шулай ук Украина белән бер еллык сугыш нәтиҗәләренә караганда да ул 3 триллион 300 миллиард сумга җитте.

Бюджетның бүлекләренә күзәтү ясыйк. Путин Русия казнасын "социаль бюджет" дип кабатларга ярата.

Ил чыгымнарының биштән бере - социаль сәясәткә

Киләсе елга социаль сәясәткә илкүләм чыгымнарның 21 процентын – 7 трлн 732 миллиард сумны сарыф итәргә планлаштыралар. Бу, чынлап та, бик күп. 2024 елга булган беренчел бюджет проектында каралганнан да күбрәк. Аңа нәрсәләр өстәгәннәр соң?

Беренче чиратта, хәрби һәм шуңа тиңдәш хезмәттән киткән пенсионерларга өстәмә 35,5 миллиард сум бүленгән. Хәрбиләрнең ипотекасына ярдәмгә элек каралган планга өстәмә тагын 15,5 миллиард сум бүләргә җыеналар.

Ташламалардан тыш, хәрбиләрне куандырырга тиеш булмаган башка чыгымнар да бар. Мәсәлән, инвалидларны катлаулы протезлау стационарында тоту өчен, моңарчы каралган чыгымнарга өстәп тагын 118 миллион сум бирәчәкләр. Шулай ук, алдагы өч елда Украинаның Русия тарафыннан аннексияләнгән Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендәге инвалидларның (шул исәптән балаларны да) реабилитациясе һәм абилитациясе өчен һәр елны 144 миллион сум өстәячәкләр.

Һәм, ниһаять, бар кешелек өчен "куанычлы" яңалык: атом коралы белгечләрен тәэмин итүгә чыгымнар 2024 елга – 123 миллион сумга, 2025 елга – 467 миллион сумга, 2026 елга 1 миллиард 156 миллион сумга диярлек артачак. Әйе, бу акчалар да рәсми рәвештә "социаль" өлкәгә тотыла дип санала.

Тыныч халык турында сүз алып барганда, торагын һәм беренчел ихтыяҗы булган милкен югалтканнарга киләсе елда 20 миллиард сум өстәмә чыгымнар каралган. Шунысы кызык: 2025 һәм 2026 елларга, шушы ук максатларга ел саен 42 миллиард сумга якын финанслау бүләргә җыеналар. Ягъни, Русия хакимияте кешеләрнең тораксыз калу очраклары артачак дип көтә.

Сәламәтлек саклау – хәрби табибларга күбрәк кирәк

Хәзер сәламәтлек саклау өлкәсенә тукталыйк. Киләсе елга бу максатларда 1 трлн 620 млрд сум сарыф итәргә чамалыйлар. Бу да элек планлаштырганга караганда күбрәк. Иң зур өстәмә чыгым – ул 20 миллиард сумнан артык – канун проектының катлаулы аңлатмаларына күрә, хәрби медикларга юнәлтергә тиешләр. Шулай ук өстәмә 37 млрд сумны ОМС фондына (Мәҗбүри медицина иминияте фонды - ред.) компенсация буларак бирәчәкләр. Ягъни, бу түләүсез медицина үз эшен дәвам итә алсын өчен кирәк.

Шул ук вакытта төбәкләрдәге фельдшер-акушерлык пунктларын һәм сырхауханәләрне модернизацияләү проектына каралган чыгымнар 8 млрд 244 миллион сумга кимиячәк. 2025 елда бу чыгымнарны тагын 11 млрд 700 млн сумга киметергә җыеналар, ә 2026 елда моңа бөтенләй бюджеттан акча тоту планлаштырылмый.

Ә менә йөрәк-кан тамырлары авырулары, ягъни илдәге үлемнәрнең беренчел рәсми сәбәбе белән көрәшкә 2024 елда моңарчы каралганнан 13 процентка кимрәк акча тотылачак. 2025 елда бу чыгымнарны – тагын 5,5 процентка, ә 2026 елда 8 процентка диярлек киметәчәкләр.

Патриотик белемгә ун тапкыр күбрәк акча бүленәчәк

Тагын бер мөһим бүлек – мәгариф өлкәсе. Киләсе елда аңа 1 трлн 547 млрд сум сарыф итәргә телиләр. Бу бер ел элек планлаштырганнан 82 млрд сумга күбрәк. Бу яңалыкка куанырга иртәрәк, чөнки бу акчаларның зур өлеше балаларның баш миен "агартуга" китәчәк. Мәсәлән, 50 млрд сумга якын чыгым Украина җирләренең Русия контроленә алынган Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә белем бирүгә һәм яшьләр сәясәтенә китәчәк.

Тагын планнан тыш өстәмә 5 млрд сум Интернет үсеше институтына каралган. Ни өчен икәне дә язылган: "гражданлык үзбилгеләнүе һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән дәүләт контенты" бастырган өчен.

Дөнья яшьләр фестивален уздыруга тагын 4,5 млрд сум өстәячәкләр. "Таврида", "Машук" һәм шулар ише пропаганда үзәкләре үсешенә бюджеттан өстәмә 3 млрд сумнан артык бүлеп бирәчәкләр.

Русия массакүләм матбугат чаралары язуынча, патриотик тәрбиягә каралган чыгымнар 2022 ел бюджетында каралганнан 10 тапкырга артачак.

Бюджетның 40 проценты — хәрбиләргә

Бюджетның иң зур чыгымнары – саклануга, ә төгәлрәк итеп әйткәндә – һөҗүмгә, ягъни Украинадагы сугышка каралган. Гадәти, тыныч вакытта каралган маддәләрдәге яшерен һәм яшерен булмаган чыгымнардан тыш та, киләсе елда хәрби максатларда 10 трлн 775 млрд сум сарыф итәргә телиләр. Һәм бу моңарчы күрелмәгән сумма. Бер ел элек кенә, 2024 елда шушы максатларда 4 трлн 644 млрд сум тоарга планлаштырганнар иде һәм бу да аз саналмады. Ә хәзер 6 трлн сумнан артык өстәмә чыгымнар язылган. Ягъни, рәсми билгеле хәрби чыгымнар да 2,5 тапкыр артыграк булачак.

Шул да игътибарга лаек: өстәмә чыгымнар арасында беренче урында – хәрби комиссариат хезмәткәрләренә матди яктан стимул бирү тора. Киләсе елда аларга тотылган чыгымнарга тагын 4 млрд 700 млн сум өстәләчәк. Шулай ук муниципалитетлардагы хәрби-исәпләү хезмәткәрләре хезмәт хакына 492 млн сум артыграк тотылачак. Болардан тыш, мобилизация резервы булдыруга моңарчы каралган чыгымнарга өстәп, 2024, 2025 һәм 2026 елларның һәрберсенә 16,5 млрд сум өстәмә акча тотарга планлаштыралар.

Полиция хезмәткәрләре, прокурорларга һәм тикшерүчеләргә, шул өлкә хезмәткәрләренә килгәндә, аларга "Нацбезопасность" исемдәге аерым бүлектә 3 трлн 388 млрд сум бүләчәкләр. Бу илгә каралган барлык чыгымнарның 9 проценты дигән сүз.

Нәтиҗә ясасак, хәрбиләргә һәм куәт структураларына дәүләт барлык бюджет чыгымнарының 40 процентка якын өлешен тотачак. Шул ук хәрбиләргә каралган түләүләр һәм протезлауларны да кертеп санаганда да, социаль өлкәгә бюджетның 21 проценты гына бүленгән булып чыга. Ул социаль өлкәгә мәгариф белән сәламәтлек саклауны да кертеп санаганда да, ул бюджет чыгымнарының 29 процентына да тулмый. Путин чираттагы мәртәбә казна бүленеше турында мактанып, "социаль бюджет" дип сөйләгәндә, менә шуларны истә тоту мөһим.

Татарстан һәм Башкортстан бюджетлары

2024 елда Татарстанның бюджетында дәүләт һәм хакимият эшләренә чыгымнар арта. Шул ук вакытта мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгына акчалар кимүе күренә.

Әлегә Татарстан бюджеты өлгесе Дәүләт шурасына беренче укылышка тәкъдим ителде. Киләсе елда ул дефицитсыз булыр дип көтелә. Керемнәр һәм чыгымнар бер күләмдә — 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә булачак. Нинди тармакларга акча артуын һәм кайсыларына кысылун аерым карыйк. Монда бары Татарстанның үз керемнәренә нигезләнгән бюджет өлгесе каралды, республиканың берләштерелгән бюджеты исәпкә алынмады.

19 октябрьдә Дәүләт шурасында бюджетка багышланган парламент тыңлауларында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин бюджетның "беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия булган чыгымнары" 84 процент тәшкил итәчәк диде.

Министр сүзләренчә, чыгымнарның 41,4 проценты хезмәт хакы түләүгә тотылачак. Ә менә 2026 елда 51,2 процент дәрәҗәсенә җитәчәк дип кисәтте ул. Татарстан бу хакларны Мәскәү кушуы белән күтәрергә мәҗбүр.

Бюджет өлгесендә "Гомум дәүләт чыгымнары" дип аталган бүлеккә чыгымнар артуы күренә. 2023 елда моның өчен 34 млрд сум тотылган булса, 2024 елда — 43 млрдка җитәчәк. Бу — республика түрәләренә, хөкүмәтне һәм башка дәүләт оешмаларына каралган чыгымнар.

Шул ук вакытта "Дәүләт саклануы" ("Национальная оборона") бүлегенә чыгымнар өч тапкырга кимегән. Бу акчага нигездә мобилизациягә әзерлек чаралары үткәрелә. Быел әлеге максаттан 167,8 млн сум тотылса, киләсе елда — 43,6 млн сум. Дөрес, бу чыгымнар әлегә тулысынча язылмаган. Мәскәүдән күчерелгән трансфертлар хисабына аның күләме ике-өч тапкырга артырга мөмкин. Мәсәлән, быел федераль үзәк "саклану" өчен Татарстанга 130 млн сум акча күчергән булган.

"Иминлек һәм хокук саклау эше" өчен чыгымнар быелгы күләмдә калачак. Бу — 1,69 млрд сум.

"Икътисад" юнәлешендә чыгымнар арта һәм киләсе елда ул 102,5 миллиардка җитәчәк.

Татарстанның төп проблемнары саналган "Торак-коммуналь хуҗалыгы" тармагы өчен чыгымнар киресенчә кими. 2024 елда 11,06 млрд сум акча каралган. Быел исә, берләштерелгән чыгымнарны исәпкә алмаганда, бу максаттан 19,5 млн сум тотылачак.

"Социаль-мәдәният" тармагы иң күп чыгымны алып торачак. Мәсәлән, бу бүлеккә мәгариф өлкәсе дә карый. Әмма чыгымнар бары 1 млрд сумга артып, 80,2 млрд тәшкил итәчәк.

"Бу чыгымнарга өстәмә рәвештә кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрнең артуы, аларны яшәтү һәм чыгарылыш имтиханы үткәрү каралган", диде министр Гайзатуллин.

"Мәдәният һәм кинематография" өчен бюджетта акчалар кимегән. Быел 10,9 млрд сум тотылса, киләсе елда — 9,6 млрд сумга кала.

"Сәламәтлек саклау" өлкәсенә (монда мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды чыгымнары да керә) 60,1 млрд сум тотылачак. Бу быелдан 20 млрд сумга күбрәк.

"Медиа" өчен чыгымнар соңгы елларда үзгәрешсез кала. Киләсе елда да бу өлкәгә 1,7 млрд сум бүленгән.

2024 елда Башкортстан бюджеты 10 млрд сумлык дефицит белән кабул ителер дип көтелә. Киләсе елда аның керемәне 289 млрд сум, чыгымнар — 299 млрд булачак. Әлегә бюджет проекты интернетта чыкмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG