Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бюджетына Украинадагы сугышта 100 мең үлемне күздә тоткан түләүләр салынган


Сугышта яраланган һәм гарипләнеп калганнарның гаиләләренә ярдәм өчен, шулай  ук һәлак булучыларның коммпенсациясе өчен бюджет өлгесендә 16 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Шуның 5,2 миллиард  сумы - һәлак булган хәрбиләр өчен бирелә торган айлык түләүләргә.

Русия хакимиятләре 2024 ел өчен дәүләт бюджеты өлгесенә Украинада үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә түләү өчен дип акча салган вакытта якынча 100 мең һәлак булучыны күз уңында тоткан.

Моны 2024-2026 елларга каралган федераль бюджет өлгесен өйрәнеп "Можем объяснить" басмасы исәпләп чыгарган.

Басма искәртүенчә, һәлак булучыларга бер тапкыр бирелә торган иминият түләүләреннән тыш, хәрбинең туганнарына ай саен компенсация дә килеп бара. Быел ул 21 922,12 сум. Компенсацияне Русия социаль фондыннан түлиләр.

Сугышта яраланган һәм гарипләнеп калганнарның гаиләләренә ярдәм өчен, шулай ук һәлак булучыларның коммпенсациясе өчен бюджет өлгесендә 16 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Шуның 5,2 миллиард сумы - һәлак булган хәрбиләр өчен бирелә торган айлык түләүләргә. Димәк, бюджетта 240 меңләп кеше өчен акчалар каралган.

Моңа башка сугышларда һәлак булган хәрбиләр дә, хезмәт бурычларын үтәгәндә үлгәннәр дә керә. Әмма "Можем объяснить" аңлатуынча, Украинада сугыш башланганчы, 2022 ел бюджетына бу максат белән 2,2 млрд сумга кимрәк акча салган булганнар. Әлеге аерма 102 меңнән артык кешенең гаиләләренә түләргә җитәрлек. Басма бу саннар Русия гаскәренең хәзерге вакыттагы югалтуларын күрсәтми, 2024 елга фаразлар гына булырга мөмкин, дип искәртә.

Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми. Ачык чыганаклар аша "Медиазона" һәм ВВС сугыш башыннан бирле Русиянең 30 меңнән артык хәрбие үлүен ачыклаган. Чынлыкта аларның саны күбрәк дип фаразлана, чөнки ачык чыганакларда бөтен үлүчеләр турында да мәгълүмат юк.

  • Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 622, Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.
  • Сентябрь ахырына билгеле булганча, Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән бирле "повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган. Аларның 20 процентка якыны чакырылган көненнән соң ике ай да яшәмәгән. Мобилизацияләнгәннәрнең яртысыннан күбрәге фронтта беренче биш ай эчендә үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG