Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре Ан-24 һәм Ан-26 очкычларының очу вакытын озайтуны сорый – аларны төзәтү чыгымлы, алыштырып булмый


Ан-24 очкычы
Ан-24 очкычы

Русиядә җитештерелгән юлчы очкычларның дүрттән бере 2030 елга кадәр кулланыштан алынырга тиеш. Тик Иркутскиның "Ангара" һава ширкәте вәкиле бу иртәрәк - 2028 елда ук булыр дип саный, чөнки чикләүләр аркасында хәзер очышлар күбрәк Русиядә җитештерелгән очкычларда башкарыла һәм алар тизрәк искерә.

Иркутскиның "Ангара" һәм "ИрАэро", Якутиянең "Полярные авиалинии" һава ширкәтләре вәкилләре хакимиятләрдән Ан-24 һәм Ан-26 очкычларының техник куллану вакытын озайтуны сорый. Бу очкычларны 50 ел гына кулланырга ярый, дип яза "Интерфакс".

Федерация шурасында үткән түгәрәк өстәлдә "Ангара" һава ширкәте җитәкчелеге вәкиле Сергей Зорин хәзерге вакытта төбәк һава ширкәтләрендә илдә җитештерелгән 150ләп очкыч бар дигән. Шуларның 95-98е 1962 елда чыккан, уртача 50 ел хезмәт итәргә яраклы Ан-24 һәм Ан-26 очкычлары.

Русиянең Сивил авиация фәнни-тикшеренү институты хисабыннан күренгәнчә, илдә җитештерелгән юлчы очкычларның дүрттән бере 2030 елга кадәр кулланыштан алынырга тиеш. Зорин бу тагы да иртәрәк - 2028 елда ук булыр дип саный, чөнки чикләүләр аркасында хәзер очышлар күбрәк Русиядә җитештерелгән очкычларда башкарыла һәм алар тизрәк искерә.

Моннан тыш Зорин искәртүенчә, бу очкычларны капиталь төзекләндерү дә отышлы түгел, чөнки 200 млн сумлап чыгым булачак.

Шулай ук ул Ан-24 белән Ан-26ны әлегә алыштырырдай очкыч юк дигән. Чөнки төбәк һава ширкәтләре Ил-114-300 һәм ТВРС-44 алырга тели, әмма ИЛ-114 Ан-24не тулысынча алыштыра алмый, ә беренче ТВРС-44 очкычларын 2027 елдан да иртәрәк ала алмаячаклар.

Үз чиратында "ИрАэро" баш мөдире урынбасары Сергей Крупнов 2024 һәм 2025 елда безнең ширкәтнең 24 моторга хезмәт күрсәтәсе булачак дигән. Әмма мондый төрдәге моторларга хезмәт күрсәтә торган "Арамиль заводы" елга иң күбе дүрт моторны гына төзәтә ала, ди ул. Шулай ук Крупнов Sukhoi Superjet очкычларына моторлар булмау проблемы бар дигән һәм 2025 елга алар җитмәскә мөмкин дип фикер белдергән.

  • Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
  • Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
  • Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
  • 20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы ягулык агу сәбәпле һава аланына кире кайтты. Bombardier CRJ200 Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән иде, 55 минуттан кире Бөгелмәгә төшеп утырды.
  • 12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирски өлкәсенең бер басуына утырды.
  • 11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG