Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла


Самардагы мәктәпләрнең берсендә татар теле укытыла
Самардагы мәктәпләрнең берсендә татар теле укытыла

Сүз 1 100 мәктәп турында бара.

Русиянең 24 төбәгендә татар теле туган тел фәне буларак укытыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков Русия туган тел укытучылары форумына багышланган матбугат очрашуында белдерде.

Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, сүз Русия төбәкләрендәге 1 100 мәктәп турында бара.

"Аларның күп өлеше — 400гә якыны Башкортстанда. Калганы башка төбәкләрдә. Якшәмбе мәктәпләре, мәчет-мәхәллә, мәдәният үзәкләре каршындагы дәресләр санын әйткәндә, 54 төбәктә укытыла. Без форумда фән буларак татар теле укыта торган мәктәпләргә басым ясыйбыз", диде ул.

Хәзерге вакытта Русия төбәкләрендә 1 340 татар теле һәм әдәбияты укытучылары бар. Татарстанда аларның саны — 3 194.

Быел Татарстанда оешкан Татар теле укытучылары берләшмәсе алга таба татар теле укытучыларының хокукларын якларга җыена.

"Берләшмә кысаларында татар теле укытучыларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүче юридик сектор булдыру көнүзәк мәсьәлә булып тора. Берләшмә татар теле укытучыларында ниндидер хокукый сораулар туганда юридик ярдәм күрсәтә ала. Бу укытучылар эше өчен уңай шартлар тудырып, хокукый яктан яклауга нигез булып торачак", диде берләшмә рәисе Рүзилә Фәттахова.

12-14 ноябрьдә Казанда Беренче Русия туган тел укытучылары форумы узачак. Анда 30 төбәктән барлыгы 800 делегат катнашыр дип көтелә. Аларның төп өлешен татар теле укытучылары алып торачак. Шулай ук җыенда татар теле дәреслекләре авторлары, галимнәр, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче оешма җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, милли оешма вәкилләре катнашачак.

Өч көн дәвамында алар тәҗрибә белән алмашачак. Форумның пленар өлешендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Делегатлар дүрт секциягә бүленеп дискуссион мәйданчыкларда фикер алышачак. Җыенда дини белем бирү оешмалары һәм мәчетләр каршындагы татар теле курслары турында да сөйләшәчәкләр. Шулай ук Арча районында укытучыларның остаханәләре узачак. Делегатлар Казанның 2нче татар гимназиясе эше белән дә танышыр дип көтелә.

Форумда катнашучыларга "Өстәл китабы" методик әсбабы таратылачак. Анда туган телләрне укытуда хокукый нигезләр, татар теле һәм мәдәниятенә бәйле электрон контент сылтамалары, татар милли оешмаларының контактлары һәм гамәлдә булган грантлар турында мәгълүмат урнаштырылачак.

  • 2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.
  • Татарстанда 3 194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә. Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар.
  • Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина Татарстан һәм Русия төбәкләрендә Татар теле укытучылары берлеген, үзгә бер хәрәкәтен оештырырга кирәк дигән иде. Быел августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелде.
  • Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG