"Новая" газета журналисты Анна Политковскаяны үтерүне оештыручыларның берсе, 20 ел колониягә хөкем ителгән Сергей Хаджикурбанов Украинадагы сугышка киткән һәм колониядән вакытыннан алда азат ителгән. Бу хакта Baza җиткерә.
Telegram-канал язуынча, ул сугышка 2022 ел ахырында ук барып эләккән һәм күзләү бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт итә башлаган. Соңрак батальон җитәкчесе итеп куйганнар.
Ярты ел сугышта булганнан соң Хаджикурбанов Русия саклану министрлыгы белән контрактын озайткан. Күпмегә һәм хәзер ул нинди вазыйфада - монысы билгеле түгел. Ирне җәза үтәүдән азат иткәннәр.
Хаджикурбановның Украинадагы сугышка китеп, колониядән вакытыннан алда чыгуын РБКга адвокат Алексей Михальчик та раслаган. Адвокат сүзләренчә, Хаджикурбанов башта контрактын тоткын буларак төзегән, ә хәзер Украинадагы сугышта "үзе теләп ялланган хәрби" буларак катнаша.
Элеккеге милиционер Хаджикурбановны 20 елга 2014 елда утыртканнар иде. Рәсми рәвештә аның мөддәте 2034 елда тәмамланырга тиеш иде.
- Журналист Анна Политковскаяның атып үтерелгән җәсәде 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүнең Лесная урамындагы йортта табылды. Үтерүче аны лифтка кергәннән соң дүрт тапкыр терәп аткан, бер мәртәбә башына контроль атыш ясаган. Шунда ук Макаров пистолеты һәм гильзалар табылган иде.
- 2014 елның июнендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Политковскаяны үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Чечняле Рөстәм Мәхмүдов һәм Лом-Али Гайтукаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Соңрак Гайтукаев колониядә вафат булды. Сергей Хаджикурбанов җинаятьтә арадашчы булган дип табылды һәм 20 ел колония җәзасы алды. Политковскаяны күзәткән Ибраһим һәм Джабраил Махмудовлар 12 һәм 14 елга хөкем ителде.
- Аңарчы Политковскаяны үтерү эше нигезендә элеккеге Мәскәү милициясе хезмәткәре Дмитрий Павлюченков 11 елга төрмәгә җибәрелгән иде. Ул журналистны күзәтүне оештырудагы гаебен таныды.
- Шулай да Политковскаяның хезмәттәшләре һәм туганнары җинаять эше ачыкланмады, дип саный. Җинаятьчеләрнең максатлары – билгесез, үтерергә кушучының кем икәне ачыкланмаган, дип алар.
- 2021 елның 7 октябрендә "Новая газета" журналисты Анна Политковскаяны үтерү эшенең каралу вакыты чыкты. Шул рәвешле, үтерергә кушучы рәсми рәвештә җаваплылыктан качты.
- "Новая газета" фикеренчә,җинаять Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән бәйле булырга мөмкин. Анна Политковская берничә мәртәбә сугыш хәрәкәтләре булган районнарга барды, журналистның күпчелек репортажлары Чечняда кеше хокукларын бозуга багышланган иде. Политковская ачыктан-ачык гамәлдәге хакимиятне һәм президент Владимир Путинны тәнкыйтьләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум