Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украин гаскәрендә татар хәрбие: Русиядә татарлар күбрәк урыслаша


Дмитрий (Дамир) Гущин
Дмитрий (Дамир) Гущин

Путин режимы башлаган сугышта Украинаны яклап сугышучы татарлар да бар. Азатлык Радиосы Украина кораллы көчләрендә сугышучы әнисе ягыннан татар, әтисе ягыннан урыс, әмма үзен татар дип санаган Дмитрий (Дамир) Гущин белән сөйләште.

49 яшьлек Дмитрий Гущин хәзерге вакытта Путин режимы башлаган сугышта. Аның белән башта WhatsАpp аша элемтәгә кердек. Ул Азатлык журналистына татарча төзек җөмләләр белән җавап кайтарды. Рәсми исеме Дмитрий булса да, үзенә якыннарның барысы да Дамир дип өндәшүен һәм безнең дә шулай әйтүебезне үтенде.

"Татарчам әлегә бик начар, әмма өйрәнәм", диде ул.

Дамир сугыш башлангач намазга баскан. Хәзер шәригатьчә яшәргә тырышуын әйтә. Ике ел элек туган улына да Дамир дигән исем кушканнар.

"Мин әле совет чорында ук Русиядә тудым, әтием Ульян өлкәсеннән, әнием Мурманскида туган, исеме Дамирә Кадермәтова, әмма бөтен туганнарым Идел буеннан. Ульян өлкәсендә Яңа Кулатка авылы бар, әниемнең бөтен туганнары шунда.

Әнинең әтисе, минем бабай - Зәкәрия Фәтхи улы икенче дөнья сугышын Польшада тәмамлый, сугыштан соң авылга кайта, әбием белән таныша. Милиция мәктәбенә укырга керә, мәктәптән соң юллама белән Мурмански өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Әби тимер юлда эшли, бабай – милициядә, шунда яшәп калалар. Ике кызлары туа – минем әнием һәм аның сеңлесе Суфия. Суфия апа һаман улы, минем туганнан туган энем белән Мурманскида яши.

Әтине Украинага хезмәт итәргә күчерәләр, без шул вакыттан Николаев шәһәрендә яшәп калдык

Әни туганнарына якынрак булсын дип Мурманскидан килеп Сембергә медицина көллиятенә укырга керә һәм шунда әтинең әнисендә бүлмә яллап торганда әти белән таныша. Әти хәрби һәм ялга кайткан була. Алар гаилә корып җибәрә. Хәрбиләр гаиләсе инде, белгәнегезчә, еш күчеп йөри.

Мин Мурманскида тудым, 1985 елда әтине Украинага хезмәт итәргә күчерәләр, без шул вакыттан Николаев шәһәрендә яшәп калдык. Әни белән әтием әле дә шунда гомер кичерә", дип сөйли Дамир.

Аның сүзләренчә, балачагының бер өлеше Кулаткада узган. Ике арада элемтә беркайчан да өзелмәгән.

"Без туганнарга кунакка бара идек, алар безгә килә иде", дип искә ала ул сугышка кадәр чорларны.

Дамир да әтисе кебек хәрби юлын сайлый.

"Мин 1992 елда Харьков хәрби университетына укырга кердем. Аны 1997 елда тәмамлагач 2017 ел азагына кадәр зенит ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. 25 ел хезмәт иткәч, пенсиягә киттем. Тыныч эштә дә дүрт ел эшләп карадым, кабат хәрби хезмәткә, бу юлы җир өсте көчләре гаскәрләренә кайттым.

2022 елның февралендәге Русия һөҗүме вакытында без берләшкән көчләр берлегендә Төньяк Донецки янында идек. Мин шул көннән бирле сугышта. Тыныч тормышта өйләнергә өлгердем, хатыным - украин кызы. Соң өйләндем, ягъни мин өлкән яшьтәге әти – улыма февральдә өч яшь тулачак. Хатыным һич уйламаганда, исемен Дамир дип кушарга тәкъдим итте. Уйлап та тормый риза булдым. Туганнарым исемне мин сайладым дип уйлый, "татарча исемне хатының ничек кабул итте" дип кызыксыналар – ә аны Аллаһ рәхмәте белән хатыным сайлады.

Улым туу белән азанны да үзем әйттем. Хатыным исламда түгел, әмма Аллаһ кайсы юлга юнәлтәсен беркем белми. Исламда мәҗбүриләү юк. Сугыш башлангач хатыным белән улым башта Польшага, аннары Балтыйк буе илләренә китте, хәзер алар Бельгиядә. Украинада тынычлык урнашкач ук аларны барып алачакмын. Бу көннәрне зур түземсезлек белән көтәм", ди Гущин.

Аның әйтүенчә, Русия һөҗүме рәсми рәвештә 24 февральдә башланды дип саналса да, киеренкелек аңа кадәр үк барган.

"Без тынычлык тәртибен сакладык, әмма Русия ягыннан сирәк атышлар булып ала иде. 17 февральдә бу атышлар ешайды. 24 февраль көнне ягъни һөҗүм башлангач без дә туганнарыбызга, туганнарыбыз да безгә шалтырата алмады, чөнки Русия авиациясе элемтәне томалады. Менә шулай сугыш башланган булып чыкты.

Без соңгы минутка кадәр ышанмадык. Соңыннан миңа элекке хезмәттәшләрем шалтырата башлады, мобиль элемтә тота алган җирләрдә әти-әни шалтыратуыннан мин Николаев шәһәренең ракетлар белән утка тотылуын ишеттем. Шунда инде чын һөҗүм башланганы аңлашылды, чөнки аэродром, барлык хәрби бүлекләр, кайбер җирләрдә гади кеше яши торган урыннар да утка тотылган иде", дип искә ала Дамир.


Русия президенты Владимир Путин Украинада урысларны, урыс телен кысалар дип сөйләргә яратса да Дамир моның дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

"Минем бөтен гаиләм урыс телле, безгә беркем берни тыймады. Матбугат чаралары урыс телендә дә, украин телендә дә бар иде. Газета-журналларны урысча да, украинчада укый ала идем. Укырга яратам, кибеттәге әдәбият күбрәк урыс телендә булды. Көнбатыш Украинага еш бара идем, беркем "урысча сөйләшәсең" дип бәйләнмәде. Донбасста инде әйтәсе дә юк. Монда совет символикасы да, икенче дөнья сугышында һәлак булган солдатларга һәйкәлләр дә бар. Элмә такталар барысы да урыс телендә. Минем хатыным да, аның туганнары да урыс телле, без украинча да, урысча да сөйләшәбез. Көнкүрештә урыс телендә аралашабыз. Апамның уллары да көндәлек тормышта урыс телендә аралаша, мәктәптә украин телендә сөйләшәләр – алар ике телле: кайсы телдә телиләр, шул телдә аралашалар", ди Дамир.

Ул үзе хәзер татар телен дә өйрәнә. Элек Төньяк Донецки мәчетендә әзме-күпме татарлар белән татарча сөйләшсә, сугыш башлангач Русия хәрбиләренең гыйбадәт йортына һөҗүме нәтиҗәсендә мәчет җимерелгән.

"Кешеләр мәчеткә килә аралаша иде. Казанда дини белем алган Руслан исемле татар имамыбыз белән намазлар укыдык. Ул сугыш башлангач гаиләсе белән Германиягә күченде. Хәзер инде Төньяк Донецкидагы мәчет юк, ул һөҗүмнән соң җимерелде", ди ул моңсуланып.

Монда совет символикасы да, икенче дөнья сугышында һәлак булган солдатларга һәйкәлләр дә бар


Ул үзе шәригатьчә яши башлаганчы ислам турында шактый күп китаплар укуын, мөселманнар белән аралашуын әйтә.

"Мин бу юлга бик озак бардым, ниһаять, 2020 елда дингә килдем. Яшьрәк чакта Херсонда хезмәт иткән чагында кырымтатар егетләре янына имам килгән иде. Аралашты, лекцияләр укыды, китаплар таратты. Миңа да укырга әдәбият бирделәр. Херсонда мәчет дип саналучы зур булмаган намаз бүлмәсе бар. Мин дә ул вакытта анда килдем, шәһәдәт әйттем, әмма бу ул кадәр үк аңлап кабул итү түгел иде, мин моңа әзер түгел идем – аннан соң да спиртлы эчемлекләр дә кулландым, башка гөнаһларым да булды.

2020 елга кадәр мин күп укыдым, Мурманскидан бабайның китапларын китердем, 2014 елга кадәр Мәскәүдән дә китаплар җибәрәләр иде, монда да сатып ала идем. Интернетта да мәгълүмат күп. Украинада бушлай таратылучы китаплар да җитәрлек иде. Башлыча үзлегемнән белем алдым, Хәнәфи мәзхәбен өйрәндем. Аллаһ Тәгалә мине шулай итеп ислам юлына бастырды. Башта спиртлы эчемлекләр кулланудан туктадым, ә 2022 ел азагында-2023 ел башында намаз укый башладым.

Хезмәттәш украин-урыс егетләре бу хакта белә, шуңа күрә намаз вакытында үземне аерым бүлмәдә калдырырга тырышалар. Уртак казаннан ашаганда хәләл аш юк, мин ит кулланмаска тырышам. Анда бит инде минем өчен аерым әзерләп утырмыйлар. Болай да ашарга җитәрлек, әлһәмдулиллаһ – бананнар, алмалар, йогуртлар – ни телисең, шул бар. Әмма кайвакыт аерым пешергәндә кош һәм тана итен ашыйм. Дуңгыз итен хезмәттәшләрем үзләре дә хәзер әзрәк ашарга тырыша", ди ул.


Дамир Гущинның исламга килүенә Донецкиның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлев та тәэсир иткән.

"Аларның тулысынча татар экипажы булдыруы да миңа бик ошады, Аллаһ кодрәте белән татарлар туплана алуын белү минем өчен бик рәхәт булды.

Чеченнар, кырымтатарлар арасында Украина ягында сугышучы батальоннар бар, әмма Казан татарларын күргәнем булмады.

Минемчә, татарларда лидер юк. Ичкерия, Чечня республикасында бәйсезлек алырга тырышкан кешеләр булды. Ирек яратучы чечен халкы Украина яклы сугышырга да килде. Ә Татарстан татарларында, кызганыч, бу сыйфат юк. Минемчә, татарлар Русиягә күбрәк ассимиляцияләшкән, сатылган", ди ул.

Дамир сугыш башында әле Русиядәге туганнары белән аралашса, хәзер инде элемтә сирәгәйгән.

Соңгы утыз елда тәүлек буе барган, колакка-күзгә тутырылган пропаганда нәтиҗәсе

"Алар WhatsApp, Signal кебек мессенджерлар да юк, ә мин алар кулланган Viber мессенджерын, Одноклассниклар, Vkontakte кебек социаль челтәрләрне кулланудан туктадым, Facebook кулланам. Алар әзер, эшкәртелгән клише белән сөйләшә: янәсе, утка тотылсак та, үзебезнкеләр үк утка тота, әнинең сеңлесе Николаевны хәрби булгач мин утка тоткан дип әйткән. Сез үз-үзегезне атасыз диләр дә бетте. Минемчә, бу күбесенчә наданлыктан да түгел, ә соңгы утыз елда тәүлек буе барган пропаганда нәтиҗәсе. Шул ук вакытта аларга беркем дә VPN урнаштырып, интернетка кереп, чынлыкта нәрсә барганын күрергә комачауламый. Мин аларга мисал китереп хатлар да язганым бар, Авдеевка, Бахмут, Рубежное белән нәрсә эшләгәннәрен карагыз дим. Әти белән әни дә атышлар астында утырды. Безнең өчен борчылалар әлбәттә, "алар анда үзләре хәл итеп бетерсен, иң мөһиме сез исән булыгыз", диләр. Бердәнбер кеше, Мурманскидагы бер туганым миңа "Абый, кичерегез безне" дип язды. Ул бик яшь, әмма барысын да аңлаган бердәнбер кеше, чөнки яшьләр телевизор яңалыклары карамый, тормыш хәлләрен Youtube, Тik-tok аша белә.

Донецки өлкәсендә дә халыкның күпчелеге Русия каналларын карый. Т2 телеканалына күчкәч, күпләр иярченле антенна урнаштырды, хәзер авылларда да иярчен каналлары бар, чик янында яшәүче районнарда Русия каналлары иярченнәрсез дә карап була. Без дә карый идек, аны безгә беркем дә тыймый бит, әмма без мәгълүматны фильтрлый алабыз – кайда чын, кайда ялган икәнен аңлыйбыз. Авылларда кешеләрнең белем дәрәҗәсе төрле, халык арасында маргиналлар да күп. Алар Русия килер дә әзергә бәзер барысын да китереп бирер, берни эшләмичә ятуларын дәвам итәрләр, әле моның өчен акча алып ятарлар дип уйлый", ди ул.

Дамир үз әтисенең дә элек Русия тарафлы булуын, Путинның сәясәтен яклавын әйтә.

Рашизм белән фашизм арасына тигезлек билгесе куярга була


"Әти "Звезда", "Россия", "НТВ" телеканалларын карый иде. Табигый, украин каналларын да, украин яңалыкларын карый иде. Аңа Русиянең сәясәте, Путин, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ошый иде. 2014 елдан соң бу сүлпәнәя башлады, әмма барыбер ул якка симпатия хис итә иде әле. Ә 2022 елдан соң әти рухи яктан тар-мар булды, чөнки сөйләгән-күрсәткәннәре барысы да ялган, ясалма битлек булып чыкты, рашизм белән фашизм арасына тигезлек билгесе куярга була. Әлбәттә, әтинең бик күңеле төште, аңа ошаган нәрсәләр кәртләрдән төзелгән йорт кебек җимерелде. Хәзер ул тулысынча Украина тарафдары.

Әни без монда күченүгә үк Украинаны яратты. Алар да татарлар кебек ачык күңелле халык. Мин авылга туганнарга кайтуга кунактан кунакка йөреп арый идем (көлә). Көн саен мунча. Мунчадан мунчага йөреп хушны югалтырга була иде, бармасаң, үпкәлиләр бит әле.

Татарлар бит бик кунакчыл халык – сыйларга, күңелеңне күрергә, кунак итәргә тырышалар. Украинада да шулай ук. Монда килгәч, безгә монда барысы да ошады. Безне Украинада бик яхшы кабул иттеләр.

Әлбәттә, туганлык җепләрен сакладык, безгә кунакка киләләр, без кунакка бара идек. Барысына да – мурманскиларга да, кулатканыкыларга да безгә бик ошый иде, беркем беркемне кысрыкламады.

Әлбәттә, бу сугыш әнине рухи һәм физик яктан сәламәтлеген бик какшатты. Николаевны утка тотуны күрү алар өчен коточкыч булды. Өйләр янына ракетлар төште. Бу хәлләр тугыз ай дәвам итте", дип сөйли Дамир Гущин.

Ул сугыш, сәясәт турындагы сорауларны чиләтеп узарга тырышты, күбрәк татарлык, гаиләсе турында сөйләүгә өстенлек бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG