Русиядә куәт оешмалары гаскәр хакында һәм Украинадагы сугыш турында "фейклар" таратучы активистлар белән ни өчен җан-фәрман көрәшә? АКШ журналистларына Русиягә ни өчен килергә ярамый? Тоталь эзәрлекләү шартларында Русиядә хокук яклау оешмалары нишли ала? Бу хакта "Настоящее время" телеканалы "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Александр Черкасов белән сөйләшкән.
"2022 елның мартыннан силовиклар дөреслеккә каршы көрәшә"
— Русия гаскәрләренең Мариупольдәге хастаханәне утка тотуы турында мәгълүмат ябыштыруы өчен Петербурда рәссам Саша Скочиленконы гаскәр турында "ялган мәгълүмат тарату" эше нигезендә җиде ел колониягә хөкем иттеләр. Мондый очракларда шунысы кызык: бу җинаять эшләренең авторы кем? Болар белән шөгыльләнүче, җитәкчесе булган аерым бер идарә бармы? Әллә бу шул кадәр санда эш булсын дип Кремльдән бирелгән "разнарядка"мы? Яки эш күрсәтергә теләүчеләрме? Аларның кем булуын аңлыйсызмы?
— Әйдәгез, мин башка яктан башлыйм. Менә Кавказны алыйк, анда төрле куәт структуралары бар, алар 20 елдан артык террорга каршы чаралар алып бара. Хисапларга күрә, безнең анда һәлак булган кыр командирлары, сугышчылар ничәү? Һәр ел саен бер мең тирәсе: 800дән алып 1200гә кадәр. Әмма анда сугыш инде күптән бармый, 2012 елдан соң кораллы каршылык хәрәкәтенең активлыгы да иң түбән дәрҗәдә. Җинаять эшләре, узган елларда ачылган эшләр нигезендә мәхкәмә процесслары каян барлыкка килә соң?
2000 елда Псков десантчылары һәлак булган өчен хәзерге вакытта кимендә ике кешене хөкем итәләр, ә бит бу десантчыларны үзләренең үк артиллериясе үтерә. Ике кешене хөкем итәләр, ә җинаять эше материалларыннан белүемчә, тагын 70 кеше аларның урынын алырга мөмкин.
Тикшерү төркеме ел саен берничә эшне мәхкәмәгә җибәрә. Бу җинаять эшләре - ялганга корылган, әмма алар хисап бирергә ярдәм итә. Террорчылыкны финанслау турындагы эшләр: Төркиягә кемгәдер җибәрелгән акчалар - террорчыларга күчерелгән диелә, әмма бу берничек тә дәлилләнмәгән. Яисә ниндидер ислам төркемнәрен алыйк: алар турында ислам белгечләре инде 50 ел ишетмәгән, шуңа карамастан безнең Кавказдагы көрәшчеләр мондый төркемнәрне таба, кулга ала һәм хөкем итә.
Җинаять эшләре уйдырмага корылган. Нигәме? Чөнки әгәр син узган елга караганда кимрәк хисап бирәсең икән, киләсе елда финанслау да азрак булачак.
Бу бит беренче чиратта бюрократик оешма. Гаскәрне "кимсетүгә", гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуга каршы көрәш - 2022 елның мартыннан, Җинаять кодексында бу яңа маддәләр барлыкка килгәннән бирле безнең куәт оешмалары вәкилләре өчен иң мөһим бурыч булып тора. Әйткәндәй, чикләүләр ягыннан алар совет чоры Җинаять кодексының күчермәсе дияргә дә була, ул чакта 70нче һәм 190нчы маддәләр булган. Бу Сталин заманындагы түгел, аннан соңгы чорда булган репрессив системга кире кайту. Һәм мөгаен "разнарядка" бардыр. Бу бит Совет берлегендәге кебек: менә хәзер без хулиганнар белән көрәшәбез, аннан соң...
— Әрәмтамаклар һәм сәрхүшләр белән...
— Сәрхүшләр белән җинаять тәртибендә көрәшмәгәннәр, ә менә Җинаять кодексындагы ниндидер маддәләр аеруча популяр булган, чөнки алар белән бәйле хисап бирүне таләп иткәннәр. Аңлашыла инде, хәзер беренче чиратта сугышка каршы чыгышлар белән көрәшәләр. Бу - иң мөһиме, моңа бөтен көч куела, Росгвардия төннәрен Мәскәүдә листовкалар ябыштыручыларны тота. Һәм бу Путин КГБда яшь стажер булган чагындагы Совет берлегендәге кебек түгел. Бу якынча ун тапкырга көчлерәк - җәмгыятьнең активлыгы да, репрессияләрнең масштабы да. Әмма бу Сталин чорындагы кебек киңкүләм золымнар түгел, бөтен кешене рәттән утыртмыйлар.
"Америка басмалары белән бәйле кешеләргә Русиягә кермәү хәерлерәк"
— Безнең редакциягә дә турыдан-туры кагылган тагын бер очрак - Русиядә Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Кешенең "ят агент" дип тануларын сорап үз-үзенә әләк язмавы өчен ачылган беренче җинаять эше. Ничек уйлыйсыз, тоткарлауның чын сәбәбе нәрсә?
— Беренчедән, бу маддә үзе үк бу җинаять эшен сәяси итә. Икенчедән, Алсу — ул Эван Гершкович кебек үк тотык. Әйе, Америка басмалары, Америка оешмалары белән бәйле кешеләргә Русиягә кермәсәләр яхшырактыр, чөнки тотыклар кирәк. Аларга тагын нинди дә булса үз шымчыларын йолып алырга кирәк булачак. Виктор Бутны — корал магнатын йолып алдылар бит.
— Кушма Штатлар белән "сатулашу" өчен дисезме?
— Әйе, күрәсең, чөнки совет чорындагы кебек үк сәяси тоткыннарны шымчыларга алмаштыралар. Мин монда нәрсә дип фаразлый алам соң? Күренеп тора, бу — тотыклык.
— Алсу белән булган тәҗрибә соңыннан Русия ватандашларына да тарала аламы? Алсу бит АКШ кына түгел, Русия ватандашы да.
— Безнең куәт оешмалары вәкилләре әллә ниләр уйлап таба ала, әйдәгез, аларга юл күрсәтмик. Акыл җитмәстәй сюжетларны да тормышка ашырып була. Америка журналистларын тотык кебек кулга алачаклар дип кем уйлаган? Шуңа күрә башка сәяси тоткыннар өчен кебек, без аның өчен дә көрәшәчәкбез.
Без моның белән шактый күптән шөгыльләнәбез. "Мемориал" 2008 елдан сәяси тоткыннар исемлеген алып бара. Бу безнең хакимиятләргә ошамый. Хакимиятләр "экстремистлар" һәм "террорчылар" дип атый торган кешеләрнең исемлеген алып баруыбыз - "Мемориал"ны ябуга бер сәбәп булды. Һәм, мәсәлән, Владимир Кара-Мурзаны коточкыч мөдәткә — 25 елга хөкем итүләре аның чикләүләр темасын хуплавы белән генә бәйле түгел, ул сәяси тоткыннар темасын Европада, Кушма Штатларда алга сөргән иң актив кешеләрнең дә берсе иде. Без бу эшне дәвам итәчәкбез.
"Дәвам итәргә теләгән кешеләр һәрвакыт табыла"
— Хәзерге вакытта Русиядә "Мемориал"га эшләү мөмкинлекләрен һәр яклап кисәләр дияргә дә була. Ничек уйлыйсыз, хокук яклаучылар Русиядә озак эшли алырмы?
— Әлегә алар эшли. Беләсезме, алар бит Совет берлегендә эшчәнлеген алып барган, ул чакта КГБ (Дәүләт иминлеге комитеты) булган, анда ул чакта Путин да эшләгән. Аңлавымча, ул башкача фикерләүчеләргә каршы көрәшүче, бишенче линиянең гади бер шымчысы булган, кырыс күзләүче булмаган. Ул чакта КГБ бәйсез активилык өчен бернинди юл да калдырмаган кебек.
Әмма карагыз — 1976 ел, Ленинград. Ленинградтагы КГБ хезмәткәрләре мәдәният белән шөгыльләнгән. Анда остаханәсе белән бергә бер рәссам янган була. Башка рәссамнарның моңа ачуы килә һәм шәһәрдә язулар барлыкка килә башлый. Мәсәлән, Петропаловски ныгытмасы диварына зур хәрефләр белән "Сез ирекне буа аласыз, әмма кеше җаны зынҗыр танымый" дип язып куялар.
Биналарга, трамвайларга язалар, ә трамвай бит барган җиреннән борылып кире депога кайтып китә алмый. Моны Питер рәссамнары эшләгән. Аларны тотканнар, бөтен куәт оешмалары вәкилләрен аякка бастырганнар, бу эш нигезендә узган тентүләрдә Путин да катнашкан. Бу 1976 елда, тыныч вакытта булган.
1978 ел. Владимир Путин Ленинградта бер яшь егеткә каршы провокация оештыра. Егет 14 декабрь көнне Казан соборы янында декабрьчеләр фетнәсен искә алып митинг уздырмакчы була. Провокация килеп чыга: бер хатын егеткә ташлана, миңа сукты ди, үтеп баручылар егетне тотып ала. Аны бер тәүлеккә ябып куялар. Бу да Путинның гадәти эше. 1978 елда Ленинградта митинг! Мондый хәлнең була алуы мөмкинме?
Кешеләр ул вакытта ук сиздерми генә нәрсәдер эшләгән. Әйе, бу киңкүләм булмаган. Әйе, совет дәүләтенең бөтен куәте моңа каршы эшләгән. Әмма алар моны күпкә кырысрак шартларда эшләгән. Алар безнең өлкән иптәшләребез.
Совет чорында булган каршылыкны белгәнгә, хәзергесен бастыра алмаячаклар дип әйтер идем. Кешеләр күпкә кырысрак шартларда эшләгән.
— Ягъни, Русиядә хокук яклаучылар һәрвакыт булачакмы?
— Ни өчендер дәвам итәргә теләүчеләр һәрвакыт табыла. Русиянең сугышучы, бөтен тере әйберне кыручы илгә әйләнүенә ачыктан-ачык каршы чыгучылар илнең төрле төбәкләрендә табылып тора. Алар табыла. Һәрчак шулай булган. Алар билгеле бер ешлык белән 40нчы, 50нче елларда, 80нче елларга кадәр булган. Иң авыр вакытларда да булганнар.
Язманың оригиналы: "Настоящее время"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум