2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар, дип хәбәр итте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Янгын 2 декабрьдә 18 сәгать 37 минутта бер бинаның түбәсе янудан башланган диелә. Аны сакчы күреп алып, коткаручыларга хәбәр итә. Ут тиз арада 6,8 мең дүрткел метр мәйданны чолгап ала. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителмәде.
Базарда 40 техника һәм 130 коткаручы җәлеп ителде. Янгынның тулысынча сүндерелүен 3 декабрьдә 6 сәгать 39 минутта гына хәбәр иттеләр.
Янгын урынына барган Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу кече эшмәкәрлек өчен зур югалту дип белдерде.
Машина базары "Заритал" агросәнәгать паркы биләмәләрендә эшләгән. Ул эшмәкәр Нәҗип Зариповка карый. Медиа элегрәк базарда тикшерү үткәрелгәне һәм иминлек таләпләре бозылу очраклары ачыклануы турында хәбә итә. Хәзерге вакытта базардагы янгын чыгуны прокуратура тикшерә башлаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум