Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артырга мөмкин


Хәзерге вакытта аның бәясе 36 сумны тәшкил итә.

Татарстанда 2024 елда тарифлар 15,7 процентка кадәр артырга мөмкин. Шул исәптән, Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 16 процентка үсүе ихтимал. Бу хакта бүген Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, җәмәгать транспортында йөрү бәясен 8 декабрьдә караячаклар. Ул 42 сумга артыр дип көтелә. Банк картасы белән түләү 38 сум тәшкил итәчәк. 100 тапкыр кулланыла торган транспорт картасы белән йөрү бәясен 25 сумнан 30 сумга күтәрергә телиләр.

— Бу әлегә якынча саннар, бер вариант кына, — диде ул.

Казанда җәмәгать транспортында йөрү хакын соңгы тапкыр 2022 елның язында күтәрделәр. Хәзерге вакытта ул 36 сумны тәшкил итә. Банк картасы белән түләү 31 сум тора.

Моннан тыш, 2024 ел башыннан ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак. Социаль юл йөрү билетлары 24 сумга артып, аена 605 сум булачак, балаларныкы 15 сумга кыйбатланып, 369 сумга җитәчәк.

  • 2024 елның июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгын өлкәсендә бәяләр 15,7 процентка кадәр үсәргә мөмкин. Тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлатты Груничев.
  • Быел 1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артты.
  • 2023 елның 9 аена Татарстанда инфляция 5 процент тәшкил итте, дип хәбәр итте Русия Үзәк банкы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG