Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 17 мартка билгеләде


Владимир Путин
Владимир Путин

Сенаторларның фәрманы сайлау алды кампаниясен башларга рәсми рөхсәт бирә.

Бүген, 7 декабрьдә узган утырышында Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде. Шул хактагы фәрманнан өзекне Русиянең дәүләт яңалык агентлыклары чыгарды.

Тавыш бирү көне федераль канун белән билгеләнә, әмма сенаторларның фәрманы сайлау алды кампаниясен башларга рәсми рөхсәт бирә.

Башта бу документны 13 декабрьдә чыгарырлар дип көтелде, бу хакта КПРФ лидеры Геннадий Зюганов та, берничә медианың чыганаклары да белдерде.

Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби лидеры, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде.

"Новые люди" фиркасе дә үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятли.

  • 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә. Әлегә ул сайлауларда кабат катнашачагын турыдан-туры игълан итмәде, әмма медиаларның хакимият даирәләрендәге чыганаклары моңа шикләнми.
  • Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.
  • "Медуза" һәм "Вёрстка" мәгълүматынча Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
  • Путинның президент кампаниясенә туры китереп Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр уздырачаклары" да әйтелде.
  • Шулай ук 2024 елгы сайлау алды кампаниясендә Кремль Украинага каршы сугышны "арткы планда" калдырачак диелде. Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шуңа күрә "тышкы сәясәткә" күбрәк игътибар итәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG