Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләрендә укучыларга 2020 елда Конституцияне халык теләгәнгә күрә үзгәрттеләр дип аңлатачаклар


ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы булуын белдереп ялгыз пикет уздырды. 6 июнь 2020 ел
ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы булуын белдереп ялгыз пикет уздырды. 6 июнь 2020 ел

Бүген "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресендә укучыларга Конституция турында сөйләячәкләр. Сенатор Андрей Клишас төп канунны үзгәртүне ватандашлар үзләре теләде дип аңлатачак. Шул ук вакытта ул 2020 елда төп канунга кертелгән төзәтмәләрнең Путинга кабат президент булу мөмкинлеге бирүен әйтмәячәк.

Бүген, 11 декабрьдә Русиянең 8-11 сыйныф укучыларына "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең чираттагы чыгарылышын күрсәтәчәкләр, ул Конституциягә багышланачак. Роликта сенатор Андрей Клишас укучыларга Төп канунны янәсе Владимир Путин түгел, русияләр үзләре үзгәртергә тәкъдим иткән дип сөйләячәк. Моңа "Агентство" басмасы игътибар иткән.

Мәктәпләрдә күрсәтү өчен төшерелгән видеода Клишас 17 ел эчендә Русиядә социаль-сәяси һәм икътисади вазгыять үзгәргәнгә Конституциягә үзгәрешләр кертү кирәк булды дип әйтә. Аның әйтүенчә, кешеләр дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм икътисадның яңа социаль һәм хезмәт гарантияләре дәрәҗәсенә чыгуын "күргән", ә ил "моны эшләргә тиеш һәм эшли ала да".

"2020 елдан соң бу Конституция чынлап та безнең ватандашларның күмәк теләге нәтиҗәсе булып тора", дигән сенатор.

Клишас искәртүенчә, төп канунның яңа вариантында Русия дәүләтенең социаль функцияләренә игътибар күп бирелгән, Русия Конституциясенең барлык халыкара хокукый бурычлардан да мөһимрәк булуы билгеләнгән, Русия җирләрен тартып алырга ярамавы искәртелгән.

Сенатор фикеренчә, "Конституциягә таянып" һәрвакыт үз хокукларыңны якларга мөмкин. Шул ук вакытта Клишас 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләрнең Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирүен телгә алмаган.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

  • Конституциягә үзгәрешләр кертергә ниятләве хакында Владимир Путин 2020 елның 15 гыйнварында Федераль җыенга юлламасында хәбәр итте. Аерым алганда ул Конституциядәге президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турындагы маддәдән "рәттән" дигән сүзне алып ташлап, бер кешенең президент булып торуын ике мөддәт белән генә чикләргә тәкъдим итте. Ахырдан бу чынлап та Конституциянең яңа вариантында язылды. Төзәтмәләр гамәлгә кергән чакта, гамәлдәге президентның моңа кадәр булган мөддәтләре исәптән сызып ташланачак дип искәртелде.
  • Оппозиция вәкилләре Путин бу чараларны 2024 елда мөддәте тәмамланганнан соң Дәүләт шурасын җитәкләп, шул рәвешле хакимиятне үз кулында тотып калырга тели дип фаразлады.
  • Шулай ук Конституциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең "дәүләт коручы халык теле" булуы язып куелды.
  • ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев бу уңайдан "Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертеп, урыс халкын гына дәүләт коручы, дәүләтне гамәлгә куючы миллләт дип игълан итү - бик зур ялгыш", дигән иде. "Әлбәттә бу берниндә дә мантыйкка сыймый. Әйтик, 500 еллык Русия дәүләте татарларның сөякләре өстендә яши. Нигә бары тик урыслар гына дәүләт коручы милләт булырга тиеш", дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG