Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэры чүпне киметү өчен шәһәр халкына пакетларны юып кабат кулланырга куша


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Илсур Метшин хәзерге вакытта чыккан чүпләрнең күләме — шәһәр өчен куркыныч һәм бу проблемны хәл итәргә кирәк дип саный.

Казан мэры Илсур Метшин пластик куллануны киметү өчен пакетларны юарга чакырган. Бу хакта ул 11 декабрьдә "эшлекле дүшәмбе"дә әйтте дип яза "Коммерсантъ".

"Моны соңракка калдыра алмыйбыз, юкса чүпкә батачакбыз. Хәзерге вакытта чыккан чүпләрнең күләме шәһәр өчен куркыныч. Күпчелек кеше Казанда яшәүне, балаларының оныкларының сәламәт атмосферада үсүен тели икән без моны бергәләп аңларга тиеш, ә бу проблем хакында җиткерү — җитәкчеләрнең эше. Шуңа безнең өчен бу мәсьәлә якын елларда иң мөһимнәреннән берсе", дигән ул.

Метшин бу мәсьәлә белән Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка шөгыльләнергә кушкан. Казан бу мәсьәләне хәл итү юллары табарга тиеш дигән мэр.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Чүп яндыру заводының ачылышын инде берничә тапкыр кичектерделәр.
  • Күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.
  • Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
  • Казан шәһәре янындагы чүп яндыру заводын Кытай технологиясе белән эшләтергә җыеналар. "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара. Тик Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов чүп яндыру заводы кытай җиһазы белән эшләсә, экологиягә күбрәк зыян киләчәк дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG