Тагын бер проблем — хәрби хәрәкәтләрдә һәм фронттагы үтерүләрдә турыдан-туры катнашкан ирләр тыныч тормышка психик травмалар белән әйләнеп кайта. Хокук яклаучылар көч куллануларның артачагын фаразлый. Беренче корбаннар исә - "махсус хәрби операциядә" (Русиядә Украинага һөҗүмне шулай атыйлар) катнашканнарның якыннары.
Сугышта катнашучылар хатыннарына һәм партнерларына ничек һөҗүм итә, ни өчен мәхкәмә сугышта катнашуны хөкем карарын йомшарту өчен сәбәп дип таба? Нигә корбаннар "махсус хәрби операция каһарманы" тарафыннан зыян күрүен сөйләргә курка? Шушылар хакында Настоящее Время язмасын тәкъдим итәбез.
Зарлану күп, тик зыян күрүчеләр сөйләргә теләми
"Махсус хәрби операция" башлангач та хокук яклаучылар Русия җәмгыятен көч кулланулар дулкыны көтә, дип кисәтте. Беренче чиратта гаиләдә көч кулланулар артачак: өйдәге агрессорлар хәрби хәрәкәтләр барган урында булып, кабат өйләренә кайта башлаячак.
"Шунысы билгеле: өйләрендә көч куллануларыннан һәм партнерларының кул күтәрүеннән зыян күрүчеләр өчен тәүлек буе эшли торган бердәнбер телефонга сугыш башланганнан соң шалтыратулар артты", ди Хатын-кыз берләшмәләре консорциумы хезмәткәре Софья Русова.
Моның белән беррәттән хокук яклаучылар яңа тенденция күзәтелә ди. Юрист, хокук яклаучы Алена Попова искәртүенчә, юридик ярдәм сорап шалтыратучылар үзләренең башыннан кичкәннәрне журналистларга хәтта аноним буларак та сөйләргә әзер түгел. Чөнки алар Русия Җинаять кодексындагы яңа маддә нигезендә эзәрлекләүләреннән курка: 280.3нче маддә нигезендә "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләгән өчен" 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре яки 5 млн сумга кадәр штраф салулары бар.
Шул ук вакытта Попова физик көч куллануның пандемия чорындагы кебек үк, тагын да ныграк камилләшүен әйтә. Аңа психологик көч куллану да кушыла. "Сугыштан кешеләр кайта: алар башка кешеләрне үтергән яки бу үтерүләрнең шаһиты булган, психик травмалар алган, ләкин үзләрен безнең чынбарлыкта югары каста дип саныйлар, системаның да үзләре яклы булуын беләләр. Моны исәпкә алганда көч куллану сәбәпләр аркасында түгел, сылтаулар аркасында", ди ул.
"Шуны да аңларга кирәк: кызганыч, хәзер зыян күрүчеләр системаның көч кулланучылар яклы булуын аңлый. Полициягә элек тә әллә ни таянып булмый иде. Хәзер исә полиция вәкилләре гаиләдә һәм башка төрле көч кулланулардан зыян күрүчеләр өчен нәрсәдер эшләргә бөтенләй әзер түгел", дип аңлата Попова.
Шуңа зыян күрүчеләр дәшми, гариза язмый. "Минем шәхси хатларым арасында андый сөйләшүләр күп. Мәсәлән "Алена, әгәр гариза язсам, полиция берни эшләмәсә, ә ул мине үтерсә, нишләргә — минем бит балаларым бар, алар минсез нишләр", яки "Алена, әгәр сез дә мин дә моның файдасыз икәнен беләбез икән каядыр мөрәҗәгать итүдән ни мәгънә? Миңа качсам яхшырак булыр", дип язалар ди хокук яклаучы.
Әгәр хатын-кызлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була икән, систем каршылыгына гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөкем итүенә дә дучар була, дип сөйли Попова. Ул бер хатын-кызның кыйналулардан соң кыйнаучыны мәхкәмәгә бирүе, тегесенең колониягә эләгүе турында мисал китерә. "Колониядән бу ир сугышка киткән, анда аны үтергәннәр. "Яхшы егетне үлемгә" җибәрүе өчен бу хатынга бөтен авыл каныга башлаган", ди ул.
"Сугышкансың икән — үтерә аласың". Сугышта катнашкан өчен хөкем карарын йомшарту
Әйтик, җинаять кылынгач аны тикшерүгә полиция яки тикшерү комитеты кушыла икән, мәхкәмә чыгарган карар бик йомшак булырга мөмкин — хәтта көч куллану авыр нәтиҗәләргә китергән булса да.
Моңа 2023 елның сентябре ахырында Волгоград гарнизон хәрби мәхкәмәсе чыгарган карарларның берсен мисал итеп китерергә мөмкин.
Мәхкәмә Александр Киричевский дигән хәрбине хатыны сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле дип тапкан, ир көнләшеп аның бавырына пычак кадаган булган, хатынны табиблар вакытында ярдәм күрсәткәнгә генә коткарып кала алган. Бу маддә нигезендә ун елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әмма моның урынына Киричевскийны шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Мәхкәмә ирнең "махсус хәрби операциядә катнашуын" һәм ветеран статусы булуын исәпкә алган диелә.
Шундый ук "ташламаны" Русия мәхкәмәсе Кабарда-Балкардан ефрейтор Эдуард Битаровка да күрсәткән. Алена Попова әйтүенчә, ир үзенең хатынына, өч баласының анасына 16 тапкыр пычак белән кадаган һәм качып киткән. Мәхкәмә Битаровны аффект хәлендә үтергән дип тапкан һәм аңа хәрби хезмәткә бер еллык чикләү керткән, хезмәт хакының 10 процентын тотып калырга дигән карар чыгарган. "Шуның белән бетте. Иректән мәхрүм итү таләп ителми. Украинага каршы сугышкансың икән, Русиядә дә тынычлап үтерә аласың. Русия мәхкәмәләренең мантыйгы шундый", ди Алена Попова.
Агрессор иректә: корбаннар хөкем ителгәннәрнең иреккә чыгуын ничек белә
Хокук яклаучылар тагын бер тенденция турында сөйли — төрмәдән Украинадагы сугышка җибәрелгән элекке агрессорлар хәзер иреккә чыга башлады.
Талау һәм үтерүләр өчен хөкем ителгәннәрдән тыш, хатыннары яки партнерларына каршы көч кулланган өчен утырганнар да иреккә чыга.
2019 елда Төньяк Осетиядә полиция хезмәткәре Вадим Техов элекке хатынының эш урынына килә, тавыш чыгара һәм аның башына, күкрәгенә, аркасына пычак белән кадый башлый. 22 яшьлек Регина Гагиева һәлак була. 2021 елда Теховны 16 елга ирегеннән мәхрүм итеп Ставрополь краена колониягә җибәрәләр, тик ул анда ике ел гына утыра. 2023 елның язында мәрхүм Гагиеваның туганнары аны Владикавказ үзәгендә күреп ала.
Теховны колониядән сугышка җибәрүләре ачыклана — ул ярты ел сугышкан да Русия президенты Владимир Путиннан ярлыкау алган. Ирнең күчеп йөрүләре турында беркем дә хәбәр итмәгәнгә күрә, мәрхүмәнең туганнары өчен бу шок булган.
Сәламәтлеккә зыян салган яки үтергән өчен хөкем ителгән агрессорның иректә булуы турында корбан яки аның туганнары белеп торырга тиеш. Софья Русова әйтүенчә, Хатын-кыз берләшмәләре консорциумы юристлары мәхкәмәләрдә чыгыш ясаганда корбаннар үз агрессорларының — элекке ире яки бергә яшәгән кешесенең кайларга күчерелүе турында белеп торсын дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндерсә, колония тоткынны башка урынга күчерүләрен яки азат итәргә җыенулары турында хәбәр итәргә тиеш булачак. Әмма Софья Русова тоткыннарны "Вагнер" яки башка хосусый хәрби ширкәтләргә яллаган чакта болай эшләмиләр ди.
Мәсәлән, консорциум Краснодар краенда яшәүче хатын-кызның эшен алып барган. Ире бу хатынның сәламәтлегенә авыр зыян китергән һәм озын мөддәткә утыртылган булган, ата хокукыннан мәхрүм ителгән.
Соңгы елда аның иректә булуы турында хәбәрләр килеп ирешә башлаган. Ир үзе дә хатынына иректә булуын әйткән, әмма юллары кисешми калган — ирне сугышта үтергәннәр.
2023 елның августында Архангел өлкәсенең Новодвински шәһәренә фронттан Вячеслав Самойлов кайткан. Ул сугышта өч ай гына булган һәм яраланган. 2021 елда ирне йөргән кызы Ольга Шляминаны үтергән өчен тугыз ел да җиде айга хөкем итәләр, ул аңа шулкадәр көчле итеп суга ки — кыз егыла һәм үлә. Йөргән кызының үлемен яшерү өчен Самойлов аны тураклый һәм мәетен яшерә. Хәзерге вакытта элекке хатынын үтергән Техов кебек үк, Самойлов та президент Путин тарафыннан акланган.
Софья Русова әйтүенчә, хәзер консорциум вәкилләре хатын-кызларны яклау, яңа җинаятьләрне булдырмау өчен элек хөкем ителгән агрессорларның кайдалыгын ачыклый.
"Ничә кеше һаман да утыра, ничәсе хәзер хәрби хәрәкәтләр зонасында — төгәл генә әйтә алмыйм. Әгәр агрессор хәйләкәр икән, бернинди фотолар җибәрмәсә, туганнарына иректә булуын язмаса, ул хезмәт вакыты беткәч көтмәгәндә кайтып та төшәргә мөмкин бит", дип сагая Русова. Мондый очракта корбан алдан әзерләнеп тора алмаячак һәм аның сәламәтлегенә яки гомеренә куркыныч янарга мөмкин, ди ул.
"Белешмәләрне сугыш беткәч кенә тулысынча анализлый алачакбыз": көч куллану һәм статистика
2023 елның апрелендә Түбән Ногород өлкәсенең Заволжье шәһәренә сугыштан Александр Мамаев кайта. 44 яшьлек Мамаев Украинага ихтыяри булып киткән, анда взвод җитәкчесе урынбасары булып хезмәт иткән. Өйгә кайтуын бәйрәм итеп утырган чакта ул хатыны белән талашып китә һәм аның күкрәгенә пычак кадый. Екатерина Мамаева ашыгыч ярдәм чакыртырга җитешә, әмма ул килгәнче үлә. Үтерү вакытында фатирда Мамаевларның алты һәм җиде яшьлек ике баласы да булган.
Инде ел ярымлап моңа охшаш хәбәрләр ешрак чыгып тора, әмма статистика гаиләдә көч куллану һәм гендер көч куллануының артуын күрсәтәме соң?
Хатын-кыз берләшмәләре консорциумы хезмәткәре Софья Русова халыкара тәҗрибәне исәпкә алып, гаиләдә көч куллануга сугышның да йогынты ясавын һәм ясаячагын аңлыйбыз ди.
"Әмма бу хакта бары тик сугыш беткәч кенә тулысынча сөйли һәм анализлый алачакбыз. Хәтта ул төгәлләнеп бер-ике ел узгач кына. Гаиләдә, партнерлар арасында көч куллану дәрәҗәсен тикшергән вакытта без мәхкәмә карарларын кулланабыз", ди ул.
Хокук яклаучылар Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы канун юк, дип искәртә. Мондый канун кабул ителүенә күп еллар каршы чыгалар, шул исәптән журналистлар Урыс православ чиркәвенең дә моңа турыдан туры тыкшынуын ачыклады. Полиция һәм тикшерү оешмалары да мондый җинаятьләр белән бәйле статистика алып бармый.
Шуңа күрә гаиләдә яки партнерлар арасында кылынган җинаятьләрне кыйнау-үтерүләр турындагы гомуми статистикадан "табып алырга", психологик яки юридик киңәш сорап шалтыратучыларның санын күзәтеп торырга туры килә.
"Нәкъ менә безнең үзәккә булган мөрәҗәгатьләрнең статистикасы турында әйтсәк, иң күбе ковидның беренче өч аенда булган иде, хәзер мөрәҗәгатьләр азрак. Аена Русиянең төрле төбәкләреннән 70ләп мөрәҗәгать килә. Быел ноябрьдә 85 мөрәҗәгать булды — гадәттәгедән бераз артыграк", ди Софья Русова. Ул моны юридик ярдәм күрсәтүләре белән бәйле дип уйлый, аның әйтүенчә психологик ярдәм сорап шалтыратучылар күбрәк була.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, көч кулланулар солдатлар күпләп өйләренә кайта башлаганнан соң нык булачак. Бу хакта "Насилию.Нет" оешмасы вәкиле Юлия Арнаутова Кавказ.Реалиига сөйләгән.
"Сугышның кайтавазы һәрвакыт озак бара. Хәзердән үк медиада ялга кайткан контрактчыларның көч куллануы турында хәбәрләр күренә. Әмма көч куллануның төп дулкыны әле алда", дигән Арнаутова.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Күптән түгел генә Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
- 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
- Брянски гарнизон мәхкәмәсе сугышта катнашкан ирне 10 яшьлек үги кызын көчләүдә гаепле дип табып 15 елга хөкем итте.
- Чуашстанның Моргауш районындагы Мурзаково (Мӑрсакасси - чуашча), авылында туган Никита Любимов заманында мәхкәмәдә үзенә каршы күрсәтмәләр биргән авылдашын үтергән иде.
- Июнь ахырында Казанда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышта катнашкан Владимир Лернерны тоткарлаганнар иде, ул наркотиклар сатмакчы булуда гаепләнә.
- Социолог Искәндәр Ясәвиев сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек артуы турында сөйләгән иде.
Язманың оригиналы: Настоящее Время
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум