"Рөхсәт ителгән — ителмәгән" ("Дозволенное — недозволенное") хисабын 71 әңгәмә нигезендә әзерләгәннәр: 2022 елның маеннан июленә кадәр социологлар куәт оешмаларында эшләүчеләрдән зыян күргән кешеләр, хокук яклаучылар һәм полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкән. Галимнәр җәзалаулар рәсми рәвештә тыелса һәм хөкем ителсә дә, ни рәвешле тәртип саклау оешмалары эшчәнлегенең бер өлешенә әйләнүен тикшергән. Куәт оешмалары вәкилләре белән йөзгә-йөз очрашкан кешеләрнең, әле үзләренә карата тупас физик көч кулланылмаган булса да, ни өчен үзләрен яклаучысыз хис итүен өйрәнгән.
Мондый кешеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче оешмаларны дәүләт "ят агент" дип тануны хуп күрә. Әйтик, Русия юстиция министрлыгы "Җәзалауларга каршы такым"ны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аны моңа кадәр "ят агент" дип табылган һәм ликвидацияләнгән "Җәзалауларга каршы комитет"ка өстәп куйдылар.
"Җәзалауларга каршы такым" вәкиле Ольга Садовская "Idel.Реалии"ның "Наизнанку" проектына Идел буенда җәзалаулар белән бәйле вазгыять турында сөйләде. Шулай ук ул дәүләт басымы шартларында хокук яклау эшчәнлеге алып бару тәҗрибәсен аңлатты.
— "Рөхсәт ителгән — ителмәгән" тикшеренүендә социологлар искәртүенчә, Русиядәге кешеләр еш кына җәзалауларны һәм көч куллануның башка төрләрен акларга әзер. Аеруча моны хакимияте булган кешеләр эшләсә. Ни өчен шулай, ничек уйлыйсыз?
— Русия җәмгыятендә көч куллануга толерантлык югары. Бу Русиягә генә түгел, элекке Совет берлеге, Урта Азия илләренә дә кагыла. Һәр кешене шәхес буларак хөрмәт итмиләр, бу шуннан килеп чыга. Дистәләгән еллар буе бездә буйсынучанлык тәрбияләнгән: янәсе кеше ул системның бер шөребе, ул шәхес буларак кыйммәткә ия түгел. Димәк, аңа карата әллә ниләр эшләргә була, бәйсез һәм ирекле шәхескә карата эшләргә ярамаган әйберләрне дә. Шуның аркасында көч куллануга толерантлык барлыкка килгән. Бу гади кеше белән хакимият вәкиле арасындагы, ата-аналар белән балалар арасындагы, көчлерәк һәм көчсезрәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Мәсәлән, гаиләнең зәгыйфь әгъзаларына еш көч кулланалар, һәм бу хатын-кызлар гына булмаска да мөмкин. Әйтик, өлкән яшьтәге әти-әниләргә яки инвалидларга карата. Көч куллануга толерантлык югары булганга, көч куллану ныграк тарала бара.
— Җәзалаулар "традицион кыйммәтләр"не киң җәелдерүдән һәм "каты кул"га сокланудан килмиме?
— Традицион кыйммәтләр турында — кызык сорау. "Традицион кыйммәтләр" нәрсә дигәнне аңлата? Әгәр яхшы, тарихи традицияләрне таратуга ярдәм итсәк, аларның начарлыгы юк кебек. Бу гадәтләр көчсезрәккә булышуны, өлкәннәргә хөрмәтне һәм башка яхшы әйберләрне күз уңында тота. Әмма хәзерге вакытта "традицион кыйммәтләр"не башка мөһим социаль күренешләр белән алмаштыралар. Кем көчлерәк — шул хаклы дигән әйберне традицион кыйммәт дип үк булмый. Хәзер болар шактый нык пропагандалана.
Гаиләдә булган хәлләр читкә чыкмаска тиеш дип санала, хәтта анда җинаять кылынса да. Мәсәлән, Төньяк Кавказда традицион булмаган җенси карашлы кешеләрне: геймы ул, лесбиянмы, трансгендермы — аларны еш кына гаиләләрендә җәзалыйлар һәм моңа беркем кысылмый. Ягъни, бу дәүләтнең гаиләдәге көч куллануларга тыкшынмый калуы.
— "Ят агент" дип танылганнан соң да сезнең такым Русиядә калды, Русиядә эшчәнлегегезне дәвам итәсез. Нәрсә дә булса үзгәрдеме?
— Безне "ят агент" дип күптән түгел генә таныдылар шуңа эшчәнлегебездә нәрсә үзгәрүен, аны ничек дәвам итәчәгебез турында сөйләргә иртәрәк. Ниндидер програмнарны кыскартырга һәм алар нигезендә эшләүне туктатырга туры киләчәк. Тулаем алганда, "ят агентлар" Русиядә бик яхшы яшәми. Сиңа тамга салганнар икән, димәк моңарчы алып барган эшчәнлегеңне тормышка ашыра алмыйсың дигән сүз. Конституция дәүләтнең көч куллануын тыя, бу таләпнең башкарылуы өчен алып барган бу эшчәнлегеңне күпме дәвам итәргә мөмкин, нинди күләмдә дигән зур сораулар туа. Ләкин без җәмгыятькә эшебезнең кирәк булуын аңлыйбыз, чөнки җәмгыятьнең бу җәзалаулардан интегүе кимемәде, проблем хәл ителмәде, киресенчә, ул арта гына. Шуңа без гел Русиядә калырга һәм көч куллану очраклары булганда дәүләт белән кеше арасында торырга тырышачакбыз.
— Теге яки бу оешманы "ят агент" дип тану турында карар кабул иткән түрәләр бу оешманың файдасын чынлап та аңламыймы? Әллә инде аңлы рәвештә "явызлык ягында" эш итәләрме? Бу җәзалауларның явызлык булуы аңлашыла бит.
— Дәүләт системнары һәм дәүләт машинасы еш кына таяк системы белән эшли. Полиция дә шулай эшли: без бүген узган айга караганда күбрәк җинаять ачыкларга тиеш яки бүген безнең план куелган — биш җинаять ачыклыйсы. Һәм биш җинаять кылганнармы, илленеме, мөһим түгел — план бар. Юстиция министрлыгына да шундый план куела һәм төбәк бүлекчәләренә төшерелә. Алар бу оешма яхшымы, начармы, җәмгыятькә булышамы яки бу эштә дәүләткә комачаулыймы дип уйламый. Аларга план бирелгән, аларның бу планны үтәү өчен критерийлары һәм стандартлары бар.
— Идел буе төбәкләре арасында колонияләрдә җәзалаулар киң таралуы ягыннан нык аерылып торган төбәкләр бармы?
— Кайсыдыр төбәкләр ныграк аерылып тора дип әйтә алмыйм. Бу берничә факторга бәйле. Әйтик, төбәктә ни кадәр колония булуына. Без — Түбән Новгородта. Анда дүрт дистәләп иректән мәхрүм итү урыны бар. Әлбәттә, төрмә халкы да күбрәк һәм монда көч куллану ихтималы югарырак. Күрше төбәктә, әйтик, анда 15 колония ди — көч куллану турындагы эшләр саны кимрәк булачак, чөнки анда утыручылар саны да әзрәк.
Бу — төбәктә эшли торган оешмаларга да нык бәйле. "Җәзалауларга каршы такым" һәм "Җәзалауларга каршы комитет" Түбән Новгород өлкәсендә 2000 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә кешеләр кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белә. Җәзалаулар — бик яшерен җинаять һәм әгәр ниндидер төбәктә хокук яклау оешмалары яки бу проблем белән эшләүче юристлар юк икән, кешеләрнең барыр җире булмый. Җәзалаулар юк кебек тоелса да, чынлыкта алар бар. Кешеләр ярдәм сорап кемгә барырга белми һәм бу онытылып кала, беркем дә көненә шундый ничә җинаять кылынуын белми.
— Җәзалаучылар моны нигә эшли? Алар психик яктан авыру кешеләрме?
Полициядә, тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләр психикалары тәртиптә булмаганга түгел, рәхимсезлек гадәткә кергәнгә күрә көч куллана
—Аларның психикасы тәртиптә, алар өчен борчылмагыз. Төркем белән уздырылган күп санлы социаль-психологик тәҗрибәләр күрсәткәнчә, көч куллануны хуплаучы системга килеп эләккән кешеләрнең күпчелеге көч кулланырга һәвәс. Полициядә, тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләр психикалары тәртиптә булмаганга түгел, рәхимсезлек гадәткә кергәнгә күрә көч куллана. Бу — җинаять эшләрен тизрәк ачыклау ысулы булып тора. Чөнки үз-үзеңне гаепләү — дәлил дигән сүз. Моннан тыш бу дәлил җитәрлек дип санала һәм аны җиңел генә, тиз генә алырга мөмкин — дәлилләр җыясы да, шаһитларны сораштырасы да юк. Бик кыска юлың бар: кешене торбага богаулап куясың, аны кыйныйсың һәм 24 сәгатьтән җинаятьне ачыклыйсың. Башкалар да шулай ук эшли һәм систем моны хуплый икән, сайлау юлың юк. Яки шушы системга чумасың, яки андагы кагыйдәләр белән эшли алмасаң — чыгасың.
— Башта бер кеше икенчесен җәфалый, аннан соң өенә кайта, баласын кочаклый һәм гадәти тормыш белән яшиме?
— Бу кешеләрнең гаилә тормышлары ничек көйләнгәнен тикшерү мөмкинлегебез юк, әмма әгәр кеше үзенең тормышына көч куллануны керткән икән, бу аны йотадыр һәм бөтен тормышын алып тора башлыйдыр дип уйлыйм. Шундый күренеш күз алдына килә: эшендә җәфалаганнан соң бу кеше өенә кайта, өчле алган өчен баласының җилкәсенә кундыра, аңа берни аңлатып тормый, соңыннан кичке аш әзерләргә өлгермәве өчен хатынына тупас сүзләр әйтә, бер шешә аракы эчә һәм телевизор карарга утыра. Мин мондый кешеләрнең гадәти көннәрен чагылдыручы күренеш шушындыйдыр дип кабул итәм.
— Колонияләрдә ирләрне җәзалаулары турында еш ишетәбез. Хатын-кызларны җәзалау очраклары буламы?
— Хатын-кызлар да җәзалау корбаны була. Әмма бездән ярдәм сорап килгән мөрәҗәгатьләрдә аларның саны зур түгел. Алар урлауларга дучар була, әйтик бер ел элек Төньяк Кавказда Зарема Мусаева белән шундый хәл булган иде. Иректән мәхрүм итү урыннарында хатын-кызлар ешрак җенси көчләүләргә дучар була, әмма ирләргә карата булган кадәр рәхимсезлек юк. Ешрак мәсхәрәләүче әйберләр эшлиләр — хатын-кызның эчке киемнәрен йолкып ташлау яки аны кемдер каршында киемен алыштырырга мәҗбүр итү була.
Безнең тәҗрибәгә күрә, хатын-кызларны сирәгрәк җәфалыйлар. Бәлки хатын-кызлар ояладыр һәм аларга көч кулланулары — күпкә яшерен җинаятьтер. Бу хакта ахыргача фикер йөртеп булмый. Бу эш белән күп еллар шөгыльләнсәк тә, айсбергның аскы өлешен күрә алмыйбыз. Әмма хатын-кызларга гаиләләрендә бик еш көч кулланалар һәм бу шушы рәхимсезлек системының дәвамы. Шуңа күрә әйе, хатын-кызлар җәзалауларга сирәгрәк дучар була, әмма гаиләдә көч куллануга күпкә ешрак дучар ителә.
— 10 сентябрьдә БМОның җәзалаулар мәсьәләләре махсус хисапчысы Элис Джилл Эдвардс The New York Times басмасына әңгәмәсендә җәзалауларны Русия дәүләт сәясәтенең бер өлеше дип санавын әйтте. Аның сүзләренчә, Русия куәт оешмалары һәм хәрбиләре җәзалауларны Украинаның басып алынган җирләрендәге тыныч халыкка һәм украин әсирләренә каршы системлы тәҗрибә буларак куллана. Украинадагы сугыш Русиядәге җәзалауларның масштабларына һәм рәхимсезлек дәрәҗәсенә ничек тә булса йогынты ясыймы?
— Сугыш низагта катнашкан ике тарафның да көч куллану дәрәҗәсенә йогынты ясый. Моны төрле тикшеренүләр белән күптән дәлилләгәннәр. Соңгы ел ярым эчендә Русиядә гаиләдә көч куллану очракларының кисәк артуын беләбез. Шул ук хәл Украинада да күзәтелә, моны андагы хокук яклау оешмаларының белешмәләре күрсәтә. Кораллы низагта бу ил начар, анда көч куллану ныграк артачак, ә монысы яхшы ил, монда көч куллану азрак булачак дип карарга ярамый. Кызганыч, әмма ниндидер чаралар күрелмәсә, тегесендә дә монысында да көч куллану якынча бер дәрәҗәдә артачак. Әйтик, сугыштан кайтканнарны җәмгыятькә яраклаштыру булмаса. Бу бик җитди әйбер һәм монда эшләмәсәң, шактый озак барачак. Чөнки кораллы низаг урынында булган кеше кайсы тараф ягыннан булуына карамастан, ике генә юлны сайлый ала —яки агрессор яки корбан. Ягъни, яки ул көч кулланачак, яки аңа карата кулланачаклар. Һәм тыныч тормышка кайтканнан соң ул барыбер шушы сайлау парадигмасында кала һәм шулай эшләвен дәвам итә. Йә ул — корбан, йә агрессор. Билгеле, беркемнең дә корбан буласы килми. Һәм кагыйдә буларак, алар инде гадәти тормышта да көч куллануны дәвам итә.
— Күптән түгел хокук яклаучы Лев Пономарев математик Азат Мифтаховны җәзалауларын хәбәр иткән иде. Бу хакта сезгә нәрсә дә булса билгелеме?
— Без бу эш белән шөгыльләнмибез, без гомумән Русиядә җәзалауларга бәйле эшләр белән шөгыльләнерлек хәлдә түгел. Мин медиалардан аңа каршы чираттагы җинаять эше ачылуын гына белдем, әмма Лев Пономарев Азатка көч куллануларына ышандыра икән, димәк, күрәсең, аның моңа дәлилләре бар.
Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум