Лексика урока
- чир, авыру – недуг, болезнь
- йогышлы авыру – заразная болезнь
- ашыгыч ярдәм чакыртырга – вызвать скорую помощь
- ютәл – кашель, коры ютәл – сухой кашель
- томау – насморк
- төчкерү – чихание
- какырык – мокрота
- маңка – сопли
- маңкаларга – становиться сопливым
- тамак авырта – болит горло
- борыным тыгылган – заложен нос
- тыным кысыла – задыхаюсь
- күңелем болгана – тошнит (меня)
- башым әйләнә – кружится голова
- буыннар сызлый – ноют/ломит суставы
- сәламатлегем какшады – здоровье ухудшилось
Большую подборку слов и выражений на тему болезней вы найдете на одном из предыдущих занятиях.
Бирем. Соотнесите слова из первой группы слов ко второй:
1. Йогышлы, Ашыгыч, Күңел, Буыннар, Сәламәтлек, Тын, Баш
2. сызлау, кысылу, авыру, болгану, әйләнү, какшау, ярдәм
Диалог: Авырмагыз!
Прочитайте небольшое интервью со специалистом – врачом-терапевтом Акбаровым Ильхамом Нурулловичем на тему сезонных заболеваний.
- Журналист. Хәерле көн, Илһам әфәнде.
- Илһам. Хәерле булсын!
- Журналист. Салкыннар башлангач, вируслы авырулар да арта. Бүген шуның турында сөйләшәбез.
- Илһам. Әйдәгез, сөйләшик.
- Журналист. Илһам Нуруллович, вируслы авыруларның артуы кайсы айларга туры килә?
- Илһам. Гадәттә, авырулар ноябрь аеннан мартка кадәр киң тарала. Бу чорда күпләр авырый. Чир томау, ютәл, төчкерү белән башлана, аннан тән кызыша башлый. Грипп булганда, тән температурасы кискен күтәрелә, баш авырта, буыннар сызлый. Шулай да, төгәл диагнозны белер өчен табибка мөрәҗәгать итәргә, анализлар тапшырырга кирәк.
- Журналист. Бу чорда сезгә кемнәр ешрак мөрәҗәгать итә?
- Илһам. Вируслы авырулар төрле кешеләрдә була: иммунитеты көчсезләнгән яшьләрдә дә, сәламәтлекләре какшаган, хроник авырулары булган өлкәннәрдә дә, әлбәттә, балаларда да. Кемдер өйдә генә дәвалана, кемдер табибка мөрәҗәгать итә.
- Журналист. Иммунитетны ныгыту өчен үзегез нәрсәләр эшлисез?
- Илһам. Көзгә һәм язгы чорда витаминнар кулланам. Күбрәк сыеклык һәм С витамины эчәргә кирәк. Мүк җиләге, лимон, нарат җиләге, карлыган, кара җиләк С витаминына бай була. Шулай ук чыныгырга, ешрак саф һавада булырга киңәш итәм.
- Журналист. Киңәшләрегез өчен рәхмәт!
- Илһам. Авырмагыз!
Вспомните название лесных ягод:
Бирем. Найдите следущие фразы в тексте.
- широко распространяются –
- резко поднимается –
- точный –
- обращаться –
- ослабленный –
- лечиться –
- закаляться –
Бирем. Ответьте на вопросы.
- Кешеләр кайсы чорда күбрәк авырый?
- Вируслы чирләр кемнәрдә күзәтелә?
- Организм авыруларга ничек җавап бирә?
- Гриппның билгеләре нинди?
- Иммунитетны ничек итеп ныгытырга була?
- Илһам кем булып эшли?
Бирем. Вернемся к реплике нашего героя – Илһама: "Кемдер өйдә генә дәвалана, кемдер табибка мөрәҗәгать итә". А как часто вы обращаетесь к врачу при простудных или вирусных заболеваниях? Выберите свой вариант и расскажите, почему:
- Һәрчак табиб белән киңәшләшәм, шул исәптән витаминнар сайлаганда да.
- Башта үзем генә дәваланам, авыру озакка сузылса, табибка барам.
- Мин табибларга йөрергә яратмыйм, иң яхшысы – халык медицинасы.
Диалог
- Җәмилә. Алло! Сания, килеп җитәсеңме әле? "Синсез репетицияне башлый алмыйбыз", - ди Мансур Мозаффарович.
- Сания. Ой, Җәмилә, көтмәгез мине. Мин килеп җитә алмам кебек.
- Җәмилә. Тавышыңа ни булды? Әллә торып кына киләсең инде?
- Сания. Башымны да күтәрә алмыйм. Урын өстендә ятам. Буыннар сызлый, башым әйләнә.
- Җәмилә. Кичә эштән соң туры өеңә кайтмадың әллә?
- Сания. Җәмилә, шаяртуларыңны калдырып тор. Вирус ахрысы миндә.
- Җәмилә. Булган икән хәлләр... Бигрәк вакытсыз. Тәнең кызышамы?
- Сания. Температура 39ны күрсәтә. Ә менә тамагым авыртмый. Җырлап ята алам: Ява карлар, яңа карлар...
- Җәмилә. Син бит безгә урын өстендә түгел, сәхнәдә кирәк. Даруларың бармы? Бал, имбир, лимон? Табиб чакыртабызмы?
- Сания. Тукта, башым эшләми, аның кадәр күп сорау бирмә әле.
- Җәмилә. Алайса, хәзер такси алам, үзем киләм.
- Сания. Йөрмә, йогышлы булса?! Сине дә аяктан егасым килми.
- Җәмилә. Мин бит чыныккан кеше. Анысы өчен борчылма. Тиз генә кибеттән кирәк-яраклар алам да... Ничек тә сине аякка бастырырга кирәк.
- Сания. Ярар, рәхмәт!
Устойчивые фразы:
- аяктан егарга – свалить с ног
- аякка бастырырга – поставить на ноги
- урын өстендә – в постели
- вакытсыз – не вовремя
Бирем. Проверьте понимание текста методом Әйе/Юк
- Санияне бәйрәмдә көтәләр.
- Җәмилә торып кына килә.
- Сания вакытсыз авырый.
- Мансур Мосаффарович Санияне репетициягә көтә.
- Сания белән Җәмилә дус.
- Җәмиләнең иммунитеты көчсезләнгән.
Если ваши друзья, коллеги, близкие приболели, вы можете поддержать их добрым словом:
Как поддержать болеющих близких?
- Авыруың узгынчы булсын! – Пусть твоя болезнь будет проходящим.
- Тиз арада аякка басарга язсын! – Букв.: пусть будет суждено встать на ноги за короткое время.
- Тизрәк терел! – Быстрее выздоравливай.
- Башка беркайчан да чирләмә/авырма! – Больше никогда не болей.
- Сәламәтлек телим! – Желаю здоровья!
- Аллаһ шифа бирсен! – Пусть Аллаһ даст исцеление.
Татарская пословица гласит: Авыру сорап килми – то есть болезнь не ждет приглашения и может начаться в любой момент. Но все же можно предупредить распространенные болезни самыми доступными способами – народными рецептами. Итак, запоминаем рецепт и укрепляем иммунитет:
- зәнҗәбил – имбирь.
На этом наш урок подошел к концу. Берегите себя и своих близких! Не забудьте пройти тест для закрепление пройденного материала.
Как вам наш урок? Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет. Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Встретимся на следующем занятии. Сау булыгыз!