Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Мәскәүнең Кызыл мәйданында кабат спорт парадлары үткәрә башларга кушкан, бу чаралар Сталин заманында уздырылган


Мәскәүдәге Кызыл мәйдан. Архив фотосы
Мәскәүдәге Кызыл мәйдан. Архив фотосы

Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була. Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.

Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә Мәскәүнең Кызыл мәйданында спорт парадлары уздыру белән бәйле тәкъдимнәр әзерләргә кушкан. Аларны 2024 елның мартына кадәр әзерләргә тиешләр. Бу хакта Кремль сайтында әйтелә.

Президент бу йөкләмәне Физкультура һәм спорт шурасы утырышы нәтиҗәләреннән соң биргән. Элегрәк шундый фикер белән Халыкара бокс ассоциациясе башлыгы Умар Кремлев чыгыш ясаган булган, Путин бу тәкъдимне хуплаган.

Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Башта Мәскәүдә һәм Ленинградта, соңрак Совет берлегенең башка шәһәрләрендә дә. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.

  • Сугыштан соң физкультурачыларның беренче һәм Кызыл мәйдандагы соңгы парады 1945 елның августында үтә. Ул Икенче дөнья сугышында җиңүгә багышлана, анда 25 мең кеше катнаша. Соңрак чараны "Динамо" стадионына күчерәләр. Биредә парадларны 1954 елга кадәр үткәрәләр, соңрак бу традиция бетә.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG