Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Таҗикстан блогерына "тиздән бөтен урыс кызлары безнеке булачак" дигән сүзләреннән соң җинаять эше ачылган


Салмон Җумабой
Салмон Җумабой

Салмон Җумабойны нәфрәт яки дошманлык уятуда шикләнәләр. Тикшерү фаразынча, ул "урыс милләтеннән булган затлар төркемен өнәмәгән" һәм интернетка "славян кыяфәтле кызларның кешелек дәрәҗәсен төшерү" билгеләре булган видео керткән.

Русиядә Таҗикстан блогерына нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 282нче маддәсе) җинаять эше ачылган. Ирне Мәскәүдә тоткарлаганнар. Бу хакта Русия тикшерү комитетының матбугат хезмәте җиткерде.

Тикшерү фаразынча, ул "урыс милләтеннән булган затлар төркемен өнәмәгән" һәм интернетка "славян кыяфәтле кызларның кешелек дәрәҗәсен төшерү" билгеләре булган видео керткән.

"Осторожно, новости" һәм Shot Telegram-каналлары блогер Салмон Җумабой турында сүз бара дип яза. 2023 елның декабрендә ул интернетта видео чыгарган, анда ул "тиздән бөтен урыс кызлары безнеке булачак" ди һәм "Наташа белән кәеф алуын" әйтә.

Шулай да блогер видеодагы тавыш минеке түгел, беркемгә начарлык теләмәдем, милләтара дошманлыкка чакырмадым дип ышандыра. Аны алты елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

Тикшерү комитетында Җумабойның башка видеоларын да тикшерүләрен искәртәләр.

  • Былтыр Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе блогер Парвинахан Әбүзәрованы Русия иминлегенә каршы эшчәнлек алып барырга чакыру маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 280.4нче маддәсе, 2нче өлеше, "в" пункты) өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Тикшерү фаразынча, ул хәрбиләрне "махсус хәрби операция"дә (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай атарга кушалар) катнашудан "баш тартырга чакырган".
  • Соңгы вакытта Русиядә якын чит илләрнең (Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан) һәм ерак чит илләрнең (Әлҗәзаир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак) вәкилләре белән галәләр күп төзелүе хәбәр ителгән иде. 2023 елның беренче алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG