Русиядә һәм Украинаның басып алынган җирләрендәге колонияләрдә, тикшерү изоляторларында меңнәрчә украин тотыла, алар сугышта әсир итеп алынган хәрбиләр түгел. ВВСның урыс хезмәте шушы хакта тикшеренү чыгарды.
Русия тәртип саклау оешмалары вәкилләре яки хәрбиләре украиннарны фильтр аша уздырган чакта тоткарлаган дип искәртелә. Шулай ук кайберләрен "махсус хәрби операция"гә (Украинага һөҗүмне Мәскәү шулай атый) каршы көрәшүдә" шикләнеп урамда тоткарлаганнар диелә.
Ирекләреннән мәхрүм ителсәләр дә, бу украиннар рәсми рәвештә җинаять эшләрендә дә гаепләнми, рәсми хөкем дә ителмәгән. "Шуңа аларны рәсми юл белән табып булмый, ә сугыш әсирләреннән аермалы буларак аларны коткару өчен бернинди механизмнар да юк", дип яза ВВС.
Русия кануннарына күрә, хәтта сугыш хәле булганда да кешеләрне мәхкәмәсез 30 көннән дә артык тоткарлап торырга ярамый. Әмма Русия хәрбиләренең украиннарны тоткарлау вакыты, урыны һәм сәбәпләре еш кына беркайда да рәсми теркәлми, аларга каршы эшләр ачылмаган, тикшерү дә алып барылмый. Бу ВВС танышкан мәхкәмә карарларыннан күренә.
Тоткарланганнар янына адвокатлар керә алмый диярлек. Күп дигәндә Русия саклану министрлыгы бу кешеләрнең Русия җирләрендә булуын танырга мөмкин, әмма "тикшерү чаралары төгәлләнгәнче" алар янына адвокатларны да, туганнарын да кертмиләр.
Шул ук вакытта Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец сүзләренчә, Украина һәм Русия әсирләр белән алмашкан вакытта 140лап сивил украинны Русиядән өйләренә кайтарганнар. Аларның кайберләрен берни аңлатмыйча азат иткәннәр. Азат ителгәннәрнең кайберләре Русия хәрбиләре яки тикшерү изоляторларында эшләүчеләрнең җәфалаулары турында сөйләгән.
Украинаның реинтеграция мәсьәләләре министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елның ноябренә илнең 700 сивил заты Русия әсирлегендә булган. Бу саннар тулы булмаска мөмкин. Лубинец сүзләренчә, баскынлыктагы җирләрдә 25 мең сивил зат юкка чыккан. Аларның бер өлеше һәлак булырга яки илдән китеп, элемтәгә чыкмаска мөмкин. Икнчеләренең тоткарланган булуы бар.
"Үзеңнекеләрне табу" ("Найти своих") дигән проект югалган украиннарны эзли. Проект бәяләмәсенә күрә, Русия хәрбиләре һәм куәт оешмалары вәкилләре гаепләү белдермичә генә Украинаның 7500ләп сивил затын тоткарлаган булырга мөмкин. 200ләбен таба алганнар. Бу статистикага Украинадан мәҗбүри чыгарылган балалар саны керми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма .
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум