Русиядә 15-17 мартта узасы президент сайлаулары алдыннан бүлге сайлау комиссияләренең (УИК) хезмәткәрләре сайлаучыларга тавыш бирү турында мәгълүмат җиткерү өчен фатирдан-фатирга йөри башлаячак. Бу хакта "Ведомости"га сайлау комиссияләре системындагы дүрт чыганагы сөйләгән.
Басма әңгәмәдәшләре әйтүенчә, "ишекләргә шакып йөрүләр" 17 февральдән 7 мартка кадәр барачак. Бу проектка "ИнформУИК" дип исем биргәннәр, ә аның төп максаты - сайлау бүлгеләренә килүчеләрнең санын арттыру, дип аңлатыла.
Президент сайлавы алдыннан кешеләрне сайлау бүлгеләренә килергә чакыру кампаниясе 89 төбәкнең 88ендә оештырылган, дип яза басма. Бу эштә бүлге сайлау комиссияләренең 360 меңнән артык хезмәткәре катнашачак.
Фатирларга йөреп чыгуларны бер дулкын белән уздырып җибәрергә ниятлиләр, кайбер төбәкләрдә ике дулкын булырга мөмкин. Шул ук вакытта УИК хезмәткәре килгән вакытта сайлаучы өйдә булмаса, аның янына кабат киләчәкләр. Сайлауларда тавыш бирергә чакырулардан тыш сайлаучылар исемлегендәге мәгълүматларны да төгәлләштерәчәкләр, диелә язмада.
Чыганаклар әйтүенчә, фатирлар буйлап йөрүчеләр бөтен җыйган мәгълүматларын махсус мобиль әсбап аша шундук серверга җибәрәчәк.
Күптән түгел Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Путин намзәтен хуплап имза җыюга түрәләрне җәлеп итүләре билгеле булды.
- Русиядә президент сайлау 2024 елның 15-17 мартында узачак. Илнең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
- Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын барлыгы 30дан артык кеше тәкъдим итте. Әмма исемлектә 11 кешене калдырдылар. Барлыгы 8 фирка вәкиле һәм үз үзен тәкъдим иткән 3 намзәт. 31 гыйнварга кадәр үз-үзен тәкъдим итүчеләр 300 мең, парламентка узмаган фирка вәкилләре 100 мең имза җыярга тиеш. Бу таләп парламентта утыручы фиркаләргә кагылмый.
- 23 декабрьдә Русия үзәк сайлау комиссиясе журналист Екатерина Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Ул сугышны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә, демократик реформалар ясарга чакырган иде. Дунцова "Яблоко" фиркасенә президентлыкка үз намзәтен фирка исеменнән тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте, ләкин "Яблоко" моннан баш тартты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум