Башкортстанның "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош кизүе чыгуы сәбәпле узган ел республикада 3,2 млн баш кош-корт, 18,2 млн йомырка, 70 тонна ит һәм ит ризыгы юк ителгән. Бу хакта Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин әйтте, дип җиткерә РБК.
Ул оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән. Юк ителгән кош-кортларның саны - республикадагы барлык кошларның 25 процентын тәшкил иткән. "Башкирская" фабрикасында чирнең каян чыгуы әле дә ачыклана дип искәртелә.
"Иң төп максат - авыруның Русиядәге башка төбәкләргә дә таралуына юл куймау иде", дигән Җиһаншин.
2023 елда Русиядә кош кизүе чыгуның 77 очрагы ачыкланган булган.
- Азатлык алданрак хәбәр иткәнчә, Уфа янында – Авдон авылындагы "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош гриппы былтыр август башында чыккан иде. Ул чакта Татарстанда биредә җитештерелгән 300мең йомырканы сатудан алдылар.
- Татарстан республикасы җирләре куркыныч яный торган зонага кертелмәгән иде. Әмма август ахырында Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында да кош кизүе чыкты. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган диелде. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы эләкте. Уфа районындагы Авдон авылыннан Лениногорски кошчылык фабрикасына кадәр ара – 240 километр.
- Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 баш тавык һәм 225 йомырка юк ителгән иде. Тавык фермасыннан биш чакрым тирәлектә яшәүчеләрнең 177 тавыгы тартып алынды. Лениногорски кошчылык фабрикасына 50 миллион сум тирәсе зарар килүе әйтелде.
- Шул ук вакытта соңгы айларда Русиядә йомырка кытлыгы күзәтелде һәм аларга бәя дә шактый артты. Русия хакимиятләре йомыркага бәяне төшерү өчен, эчке базарда аны тәкъдим итү җитәрлек булсын өчен чит илдән кертелгән йомыркалардан пошлина да алмый башлады. Ул 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак.
- Бу вазгыятьтә Әфганстан татарлары Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.
- Гыйнвар башында Русиягә Төркиядән 316 мең данә йомырка кертелде. Аңарчы былтыр 19 декабрьдә Азәрбайҗаннан беренче партия йомырка кертелгән иде - анда 36 тонна йомырка, ягъни 612 мең данә иде. Тагын 306 мең данә 21 декабрьдә кертелде.
Ираннан да йомырка килүе көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум