Мәскәү шәһәренең Дорогомиловски мәхкәмәсе "Вконтакте" социаль челтәрендә урнаштырылган "славяннарны гына эшкә алу" турындагы игъланны экстремизм пропагандасы дип таныды.
Игъланда төзелешкә, кием кибетенә һәм камыр ризыклары кибетенә хезмәткәрләр чакырылуы әйтелгән. Эш эзләүче славян милләтеннән булуы шарт куелган.
Мәхкәмә фикеренчә, мондый игълан Русиянең экстремизмга каршы канунына каршы килә. Моны ул милләтара низагъ тудыруга юнәлдерелгән дип тапкан.
Алга таба "Вконтакте"дагы игълан тыелачак һәм Роскомнадзор исемлегенә кертеләчәк диелә.
"Осторожно, новости" язуынча, хәзерге вакытта игъланнар арасында "славян йөзле" кешеләр өчен вакансияләр бар. Бу шул рәвешле канунны читләтеп узу дип әйтелә.
Күптән түгел Русиядә Таҗикстан блогерына нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 282нче маддәсе) җинаять эше ачылган. Тикшерү фаразынча, ул "урыс милләтеннән булган затлар төркемен өнәмәгән" һәм интернетка "славян кыяфәтле кызларның кешелек дәрәҗәсен төшерү" билгеләре булган видео керткән.
2019 елда Татарстан Югары мәхкәмәсе Африка студентын үтерүдә гаепле дип табылган Руслан Архипов (элекке фамилиясе Хиалеев) һәм Роман Хәлиловны 24,5 елга кырыс тәртипле колониягә җибәрде. Алар Казанда славян йөзле булмаган башка кешеләргә һөҗүм итүләрдә дә шикләнелүе әйтелгән иде.
Узган елның көзендә Русия думасында экстремизмны аклаган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзаллаган канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, "экстремизм идеологияләрен һәм тәҗрибәсен тану турында белдерү ясау" экстремизмны аклау булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум