Бүген, 15 гыйнварда, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновка хөкем карарын игълан итәргә тиеш иде, әмма ахыргы утырышны күчергәннәр. Бу хакта мәхкәмәдәге хәбәрчеләренә сылтама белән "Пруфы" җиткерә.
Утырыштан соң активистның адвокаты басмага әйтүенчә, бүген тарафлар фикер алышкан, ә хөкем карарын чыгару 17 гыйнварга күчерелгән. Яклау ягы аклаучы карар чыгаруны сораган, "чөнки мондый очракларда бу бердәнбер дөрес карар", дип искәрткән диелә.
Telegram-каналларда исә хакимият хөкем карарын чыгаруны сузарга, Фаил Алсыновны хуплау кәефен бозарга тырыша, дип яздылар.
Бүгенге мәхкәмә утырышы алдыннан салкынга карамастан Фаил Алсыновны хуплау өчен мәхкәмә бинасы каршындагы мәйданга йөзләгән кеше килде. Алар "Азатлык!" һәм "Үзебезнекеләрне сатмыйбыз" ("Своих не сдаем") дигән шигарьләр кычкырды.
"Куштау Байрам" биш меңләп кеше җыелды, аларның 2,5-3 меңе урамда, шул кадәр диярлек кеше машиналарында утыра, дип язды.
Фаил Алсынов хөкем карары чыкканчы рәхмәт сүзләре белдереп халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Ул аны башкорт телендә язды.
"Шул тикле халык күтәрелеп чыгар, видеолар, клиплар төшерер, мәкаләләр, шигырь юллары язар, аларны төрле социаль челтәрләрдә таратып дип һич тә уйламаган идек. Куанып карап бардым. Минем хәлгә битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтлемен! Бүген сезнең ярдәм белән мәхкәмә гадел карар чыгарыр һәм ялган язудан чыгып башкарылган эшне ябар, мине аклап чыгарыр дигән өметтәмен", диде ул.
Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты.
Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.
Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров үтенече белән ачтылар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә узды.
Дәүләт гаепләве Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сораган иде. Алсынов гаебен танымый.
- Моңарчы Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков эшне караучы хөкемдар Элина Таһированы һәм бөтен хөкемдарлар корпусын хөкем процессыннан алу турында мөрәҗәгать тапшырды, шулай ук әлеге эшне карар өчен башка төбәк мәхкәмәсен билгеләүне сорады. Адвокат активист өстеннән әләк язган төбәк башлыгы Хәбиров Башкортстан хөкемдарларына басым ясарга мөмкин дип саный. Ләкин барлык мөрәҗәгатьләр кире кагылды.
- Узган ел 20 декабрьдә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап мәхкәмәгә килгән Баймак халкы президент Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Алар республика башлыгы Радий Хәбировтан зарланды һәм активистны эзәрлекләүне туктатуны таләп итте.
- Шулай ук кичә, 14 гыйнварда Уфада Салават Юлаев һәйкәле янында башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасы узды. Анда берничә дистә кеше катнашты. Чарага килүчеләр "Свободу Фаилю Алсынову" ("Фаил Алсыновка ирек") дигән шигарьләр әйтте.
- Фаил Алсынов куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан берничә тапкыр эзәрлекләнде. 2022 елда Алсыновның иптәшләре хакимиятләр һәм куәт оешмасы вәкилләре "аны япмакчы була" дип борчу белдергән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум