Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә эчкечеләр саны арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган булган. 2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калуы әйтелә.

Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. Бу Росстат хисабыннан күренә.

Оешма белешмәләренчә, 2010 елдан 2021 елга кадәр беренче тапкыр ачыкланган эчкечеләрнең саны йөз меңгә кимеп, 153,9 меңнән 53,3 мең кешегә калган булган. 2022 елда исә табиблар шундый 54,2 мең кешене ачыклаган.

"Коммерсантъ" сораштырган белгечләр хәмергә бәйлелеге барлыкка килгән кешеләрнең артуын коронавирус пандемиясе, социаль-икътисади тетрәнүләр һәм "геосәяси каршылыклар көчәюе" белән бәйли.

2022 елда Русия Украинага бәреп керде. Шул ук елны Русия президенты Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан итте, әмма аның вакыты чикләнмәде.

Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елда булган пандемия чорында "алкоһол куллануның кимүе күренеше бозылды", моңа аерым алганда "пандемия китергән стресс" сәбәпче булды, дип белдергәннәр иде. Русиядә COVID-19ның көчле фазасы соңгы тапкыр 2021 елда булган иде.

Шулай ук "Коммерсантъ" әңгәмәдәшләре Росстат китергән белешмәләр дәүләт наркодиспансерларына мөрәҗәгать иткән кешеләрне генә үз эченә ала дип искәртә. "Соңгы елларда аноним рәвештә дәүләтнеке булмаган оешмаларга мөрәҗәгать итүче кешеләрнең саны арта, алар статистикага керми кала", дип искәрткән Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы мөдире Владимир Менделевич.

  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
  • Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк
  • Уртача алганда, Татарстанда яшәүче бер кеше 2022 елда 15 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми.
  • Шул ук вакытта 2022 елда соңгы биш ел эчендә иң күп күләмдә хәмер сатылуы да искәртелә. Элегрәк республикада аның күләме кимүгә таба бара иде. Әйтик, 2021 елда хәмер сату күләме – бер процентка, ә аракы сату – дүрт процентка кимегән иде. 2020 елда исә – ике процентка.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG