Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның туризм тармагында кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитми


Казанда Яңа ел. Архив фотосы
Казанда Яңа ел. Архив фотосы

Татарстанның туризм тармагындагы тагын бер проблем - күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты. Мәсәлән былтыр экскурсия үткәрүчеләрнең тарихи фактларны үзләренчә аңлатулары турында шикаятьләр булган.

Татарстанның туризм тармагында өч авыр мәсьәлә бар. Кунакхананәләрдә бүлмәләр җитмәү, хезмәткәрләргә кытлык һәм күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты. Бу хакта республиканың туризм дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Иванов туристлар күп килә торган чорда хезмәткәрләр дә күбрәк кирәк була ди. Аның әйтүенчә бу мәсьәләне хәл итү өчен Казан һәм Татарстанның ресторан һәм кунакханә хуҗалары ассоциациясе мәктәпләрдә дәресләр үткәрә һәм өлкән сыйныф укучыларын кафе-рестораннарда эшләргә җәлеп итә. Бу тәҗрибәне республиканың башка туризм объектларында да кулланырга телиләр

Туристларга калу өчен кунакханәләрдә бүлмәләр җитмәү турында сөйләгәндә Иванов дәүләт комитетында "эшмәкәрләргә яңа кунакханәләр төзелешенә активрак кертемнәр ясарга булышырдай" механизмнар әзерләүләрен әйткән. Төгәл аңлатма бирмәгән.

Татарстанның туризм тармагындагы тагын бер проблем - күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты. Түрә әйтүенчә ихтыяҗ күп булган чакта сыйфат та түбәнәя. "2023 елда без экскурсия үткәрүчеләрнең тарихи фактларны үзләренчә аңлатулары турында шикаятьләр алдык", ди ул. Бу уңайдан экскурсия үткәрүчеләр белән тренинглар үткәрмәкчеләр.

  • 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр Татарстанга 170 мең турист килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән караганда, 5 процентка күбрәк. Иң күп турист Мәскәү һәм Петербурдан килгән.
  • Туристларның иң яраткан урыны булып Казан Кирмәне, Зөя утравы санала. Быел Арча районының Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә 4,5 мең кеше килгән. Бу узган елдан 30 процентка күбрәк.
  • Казанда "Миллениум" күпере янында, Казансу ярында кунакханә комплексы төзелә. Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга кадәр җитәчәк, калганнары 65әр метрлы булачак. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике манараны 2024 елның октябрендә Казанда үтәчәк БРИКС очрашуына җитештерергә кушты.
  • Кунакханә "Миллениум" күпере белән "Ривьера" арасындагы бушлыкта урнашачак, ул шәһәрнең "яңа бизәге булыр" дип өметләнәләр. Комплекстагы кунакханәләр дүрт һәм биш йолдызлы булачак, кайбер мәйданнарны офислар өчен бирәчәкләр, диелә.
  • "Соңгы елларда Казанда яңа отельләр һәм кунакханәләр ачылса да, мондый дәрәҗәдәге чаралар өчен ярашлы бүлмәләр фонды бик аз һәм кунакларны урнаштырырга урын юк", диде бу уңайдан мэр Илсур Метшин.
  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.
  • Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.
  • Азатлык белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG