Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстан ресурсларына ясалган 12,2 млн кибер һөҗүм блокланган


Быел республикада 150 мең дәүләт һәм муниципаль эш урыны Microsoft системыннан китәчәк.

2023 елда Татарстан ресурсларына ясалган 12,2 млн кибер һөҗүм блокланган. Ddos-һөҗүмнәрнең куәте секундына 29 гигабайт тәшкил иткән. Бу хакта 19 гыйнварда Татарстан дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Мәгълүмати иминлек контрольгә алынган", диде ул.

Моннан тыш, ул дәүләт оешмалары Microsoft системыннан китәчәген әйтте. Узган ел америка ширкәте Русиядә програмны техник яктан тәэмин итүне бетерде һәм операцион системнарны яңартмый башлады. Аның урынына Татарстанда "Астра Линукс" операцион системы кулланылачак. Ул бюджет оешмаларындагы 150 мең эш урынында урнаштырылыр дип көтелә.

"Без Көнбатыш йогынтысыннан китәбез. Алар дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә контроль итә иде", диде Хәйруллин.

Шул ук вакытта Татарстанда IT белгечләр җитми. Министр сүзләренчә, бүген урта белем бирү оешмаларында 2 меңгә якын башлангыч кадр әзерләнә. Иннополис университеты, КФУ һәм башка югары уку йортларында 5 мең белгеч укый.

"Бүген ихтыяҗ ике тапкырга күбрәк. Без хәл итү юлын ачык кодлы Евразия дигитал университеты ачып ай-ти белгечләр әзерләүдә күрәбез. Быел план төзергә җыенабыз", диде ул.

2022 елның 24 февралендә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң чит илгә китүчеләрнең зур өлеше IT белгечләр булды. Узган елның сентябрендә мобилизация башланганчы, HR-холдинг сораштыру нәтиҗәләрен чыгарган иде. Анда айтишникларның өчтән бер өлеше Русиядән бер ел эчендә китәргә планлаштыруы күренде. "Альфа-банк" аналитиклары узган елның өченче чирегендә Русиядән якынча 1,2 миллион кеше киткән булырга мөмкин дип фаразлады.

Русиядә имин түгел, теләсә кайсы вакытта теләсә нинди хәл була ала дип саный Азатлык белән сөйләшкән IT-белгечләр.

2023 елның тугыз аенда Татарстанда иң күп хезмәт хакы алучылар арасында IT өлкәсендә эшләүчеләр бар. Мәгълүмат һәм элемтә (IT) өлкәсе хезмәткәрләре уртача кереме аена 91,9 мең сум тәшкил итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача хезмәт хакы 59,5 мең сум булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG