Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде


Русия думасы
Русия думасы

Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк.

22 гыйнвар иртәсендә Русия Дәүләт думасына Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" тарату өчен милек конфискацияләү турында канун өлгесе кертелде. Канун өлгесе тексты әлегә ачык түгел.

Канун өлгесе авторлары булып Дума җитәкчелеге, барлык диярлек фракция башлыклары ("Новые люди" фракциясеннән тыш) һәм күпчелек депутатлар күрсәтелгән.

Элегрәк Русия думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, канун өлгесенә ярашлы, Русия ватандашын 8 җинаять маддәсе нигезендә хөкем иткән очракта, аның милкен конфискацияли алачаклар дип белдерде. Алар арасында: Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" тарату, армияне "кимсетү", шулай ук экстремистик эшчәнлеккә ачыктан өндәү, нацизм реабилитациясе кебек маддәләр бар.

Володин сүзләренчә, канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән акча, кыйммәтле әйберләр һәм башка төрле милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта, Русия Җинаять кодексына күрә, бары тик җинаять коралы һәм җинаять ярдәмендә казанган милекне генә тартып алу мөмкин.

  • Русиядә ил гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддәне Җинаять кодексына нәкъ менә Украинага каршы сугыш башлауларыннан соң керттеләр. Аны тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу маддә ярдәме белән Русиядә хәрби цензура кертелде дияргә дә була.
  • Шулай ук, Украинада сугыш башланганнан соң Русия административ хокук бозулар кодексында гаскәрне "кимсетү" турында маддә барлыкка килде. Русиядә мәсәлән Украинага һөҗүмне атаганда "махсус хәрби операция" урынына "сугыш" дигән сүзне куллану да "дискредитацияләү" дип санала.
  • Әлеге маддә 50 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота. Кабат хокук бозган өчен биш елга кадәр колония җәзасы бирелергә мөмкин. "Медиазона" мәгълүматынча, декабрь уртасына "дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә 5,5 меңнән артык эш ачылган.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Әлмәттә, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG