Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда су торбаларында каза чыгып Солдат урамын су баскан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Водоканал" оешмасында "Бизнес Online"га әйтүләренчә, каза 1993 елда төзелгән суүткәргеч челтәрендә чыккан. Хәзер биредә каза хезмәте эшли диелә. Әле кичә генә Казанда 1994 елгы су торбалары шартлап  Әмирхан проспектын су баскан иде. Берничә йорт сусыз калды, урамда хәрәкәт туктатылды.

Бүген, 23 гыйнварда, су торбаларында каза чыгып, Казанның Солдат урамын су баскан. Хәрәкәт итү авырлашкан. Бу хәл белән бәйле фотолар социаль челтәрләрдә һәм Telegram-каналларда таралды.

"Водоканал" оешмасында "Бизнес Online"га әйтүләренчә, каза 1993 елда төзелгән суүткәргеч челтәрендә чыккан. Хәзер биредә каза хезмәте эшли диелә.

Әле кичә генә Казанда 1994 елгы су торбалары шартлап Әмирхан проспектын су баскан иде. Берничә йорт сусыз калды, урамда хәрәкәт туктатылды.

Узган атнада Чистайда да коммуналь авария булды. Шул сәбәпле шәһәрнең 9 районында су бетте.

Шул ук вакытта Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен алыштыру өчен кимендә 230 миллиард сум акча кирәк. Бу республиканың еллык бюджетының яртысыннан күбрәге дигән сүз.

"Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, бүген Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

— Татарстанның зур шәһәрләрендә челтәрләрнең 50 проценттан артыгын алыштырырга кирәк. Казанда — 55%, Чаллы — 56%, Түбән Кама — 71%, Зәй — 51%, Бөгелмәдә — 60%. Гәрчә зур акчалар тотыла. Узган ел без 3,123 млрд сумга челтәрләрне, 1,7 млрдка — җылылык чыганакларын алыштырдык, — диде ул.

Шул ук вакытта Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң төзелеш материаллары кыйммәтләнүен искәртте ул. Шуңа да финанслар артуга карамастан, челтәрләрне азрак алыштырганнар.

  • Узган ел рәсмиләр Казанда инженер челтәрләре, төзекләндерелүгә караганда, ике тапкырга тизрәк таушалган дип белдерде.
  • 2022 елда Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә җыелган салымнарны Мәскәүдә федераль програм ярдәмендә кайтаруны сорады. Әмма федераль үзәк мондый мәсьәләләр белән мәшгуль түгел иде. Бу Метшинның Мәскәүгә беренче мөрәҗәгать итүе генә түгел.
  • Татарстан бюджетында коммуналь челтәрләрне хәл итү өчен тиешле финанслар каралмаганлыктан оешмалар кредитлар ала һәм Казан халкының кесәсенә керә. Шул сәбәпле 2022 елда Казанда суга бәяләр 13 процентка артты. Моны шәһәрдә су һәм канализация торбаларының таушалган булуы белән аңлаттылар. Яңа тарифлар торбаларны алыштыру өчен инвестицион програмга акча җыюны үз эченә ала диелде. Тарифлар 2024 елда да артачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG