Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума беренче укылышта "фейк"лар өчен милекне тартып алуны хуплады


Русия думасы рәисе Вячеслав Володин
Русия думасы рәисе Вячеслав Володин

Дума рәисе Вячеслав Володин "юньсезләр белән көрәш" өчен хәзерге вакытта гамәлдә булган алымнар гына җитми дип белдерде. ЛДПРдан депутат Андрей Луговой канун өлгесенең мәгънәсен "Ватанга зыян салырга тырышканнар барысын да югалтачак һәм безнең илдән читтә, соңгы эт кебек дөмегәчәк", дип аңлатты.

Русия думасы ил гаскәре турында ялган мәгълүматлар тарату маддәсе нигезендә хөкем ителгәннәрнең милкен тартып алу турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Төзәтмәләр өчен 395 депутат тавыш бирде, өч кеше каршы чыкты. Дума рәисе Вячеслав Володин "юньсезләр белән көрәш" өчен хәзерге вакытта гамәлдә булган алымнар гына җитми дип белдерде.

ЛДПРдан депутат Андрей Луговой да шундыйрак фикер белдерде. "Ватанга зыян салырга тырышкан теләсә кем барысын да югалтачак һәм безнең илдән читтә соңгы эт кебек дөмегәчәк", дип аңлатты ул канун өлгесенең мәгънәсен.

  • Канун өлгесен Русия думасына 22 гыйнварда керттеләр. Аны кабул итсәләр, Русиядә берничә җинаять маддәсе, шул исәптән гаскәр турында "фейклар" тарату, дезертирлык, фәрманны үтәмәү һәм теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу маддәләре нигезендә хөкем ителгәннәрнең милкен тартып алырга мөмкиннәр.
  • Бу маддәләрнең күпчелеген Җинаять кодексына Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр.
  • Шул ук вакытта гаскәр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре дә бар.
  • Фейклар" таратуда гаепләп хөкем ителгәннәр Татарстанда һәм Башкортстанда да булды. Әйтик Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG