Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт халкын Русия хакимиятләре золымыннан коткаруын сорый


Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024 ел

Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип яза. Бу - башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

Бүген, 26 гыйнварда "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" үзенең Telegram-каналында БМОга, Европаның кеше хокуклары шурасына, дөньяның хокук яклау оешмаларына, ил башлыкларына һәм бәйсез медиаларга мөрәҗәгать чыгарды.

Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип яза. Бу - башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

"17 гыйнварда Фаил Алсыновны хуплап Баймак шәһәрендә җыелган тыныч кешеләрне куәт оешмалары вәкилләре кыйнады. Алар арасында җәрәхәтләнүчеләр күп иде. Алсыновны хуплап чираттагы тыныч чараны 19 гыйнварда Уфада үткәрделәр, анда халык җырлары, биюләре башкарылды, әмма көч кулланып куәт оешмалары вәкилләре куып таратты. 2024 елның 15 гыйнварыннан Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм эчке эшләр министрлыгы протестларда катнашучыларны эзәрлекли. Алар өйләргә бәреп керә, ишек-тәрәзәләрне җимерә, рөхсәтсез тентү үткәрә", диелә оешма мөрәҗәгатендә.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" хәзергә 120дән артык кеше тоткарланды, аларның 20дән артыгына җинаять маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелде, дип яза.

"Алар барысы да сак астында, күпчелек тоткарланучыларның кайда булуы турында берни билгеле түгел. Тоткарланучылар исемлеге һәр көн арта бара. Аларның күбесенә мәхкәмәләрдә мәнфәгатьләрен яклардай, юридик ярдәм күрсәтердәй адвокатлар һәм юристлар җитми. Күпчелек адвокатлар хакимият басымы аркасында бу эшләргә алынудан курка, ә риза булучылары зур акчалар сорый", дип искәртелә.

Оешма дәүләт медиаларында активистларны каралту бара, "телевизор экраннарыннан ялган ага" ди. Хакимият үзе белән килешмәүчеләрне яки республикадагы вакыйгаларны дөрес итеп яктыртучыларны куркыта дип искәәртә.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт активистларына сәяси сыену урыны, гадиләштерелгән тәртиптә илләренә керә алу мөмкинлеге бирүен сорый. "Аларның күбесенең чит ил паспортлары юк һәм үзләрен Русиягә тапшырмаулары гарантияләнгән дәүләтләргә китә алмыйлар", диелә.

Оешма Русиянең Башкортстандагы "золымнарын һәм халыкның хокукларын киңкүләм бозуларын" хөкем итәргә, бу хәлләргә тыкшынырга һәм "Русиянең бу террорчы хакимиятен туктатырга" чакыра.

"Безнең халыкны Русия хакимиятләренең җәзалау чарасыннан коткаруыгызны сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

  • "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".
  • Комитет җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде. Комитетка башкорт сәяси мөһаҗирләре – Шамил Амангилдин, Айгөл Лион, Илшат Киньябаевлар керде.
  • Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.
  • Бу хәлләрдән соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео чыгарды.
  • "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Баймактагы каршылык чараларыннан соң 16 кешегә җинаять эше, 123 кешегә административ эш ачылган. Хокук яклау медиапроекты бу уңайдан Башкортстанда волонтёрлар һәм адвокатларны эзләвен игълан итте. Idel.Реалии исә 18 кешегә җинаять эше ачылуын яза. Басма тоткарлаулар һәм мәхкәмәләр әле дәвам итә, дип искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG