Февраль башыннан алып Башкортстан башлыгы республикадагы милли иҗтимагый оешмалар белән очрашачак. Ул "Дөнья башкортлары корылтае", "Башкортстан Татар конгрессы", "Башкортстан урыслары соборы", "Башкортстан чуашлары канашы (җыены)", марилар, удмуртлар белән очрашачак. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.
Беренче булып Радий Хәбиров Дөнья башкортлары корылтае вәкилләре белән күрешмәкче була.
"Ниндидер тирән милли проблемнар бар дип әйтә алмыйм, тик кешеләр республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, телләрен саклау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә. Алар белән очрашасым килә, нинди проблемнар борчый, нинди проблемнар бар аңлатсыннар иде. "Башкорт корылтае" безнекеннән аермалы үз карашлары булган кешеләрне чакырсын. Аларны рәхәтләнеп тыңлармын, бердәм үсеш ноктасын булдырырбыз", дигән ул.
Былтыр Башкортстан башлыгының республика дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен грантлары бәйгесе йомгаклангач, Азатлык башкорт теле һәм мәдәнияте өчен барлыгы 35 млн сум бирелүен исәпләп чыгарган иде. Конкурсның гомуми бюджеты — 50 млн сум. Башкортстан башлыгы башкорт телен үстерүгә — 23,5 млн, урыс теленә — 5,7 млн, татар проектына — 2 миллион сум бүлеп бирде.
Аннан алдагы елны башкорт телен үстерүгә — 33 млн, татар проектына — 1 млн сум бүленде. Республикада яшәүче башка халыкларга берни дә бирелмәде.
- 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
- Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин диде алар.
- Азатлык Башкортстанда башкорт теленең укытылуына күзәтү ясады. Аны дәүләт теле буларак кайбер мәктәпләрдә бөтен балалалар да өйрәнүе ачыкланды. Министрлык моны "мәктәп мөдирләре вәкаләтләре" белән аңлатты.
- Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
- 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырылды.
- Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум