Элегрәк Русия президентына тәкъдим ителгән ике намзәт сайлауларда катнашудан баш тартып, хәзерге президент Владимир Путинны хупларга чакырды.
"Россиийский общенародный союз" фиркасе лидеры Сергей Бабурин Үзәк сайлау комиссиясенә үзен хуплап җыелган имзаларны тапшыруга ук намзәтен кире алуы турында белдерде. Имзаларны нәрсә өчен җыюын Бабурин аңлатмады. Ул сайлаучыларны "Путин намзәте тирәли берләшергә" чакырды.
Бабурин сайлауларда 2018 елда да катнашкан иде, ул чакта ул соңгы урында калды. "Эхо Москвы"ның элекке баш редакторы Алексей Венедиктов бу юлы аңа "йомшак кына итеп президентның хәтта бер процентын да тартып алмаска киңәш иткәннәр" дип ышандыра.
Элегрәк президентка намзәт итеп Ирина Свиридованы тәкъдим иткән Демократик фиркадә исә ул кирәк булган 100 мең имзаны җыя алмады дип белдерделәр. Свиридова да Путинны хупларга чакырды.
Шулай итеп тугыз намзәт калды. Аларның дүртесе, шул исәптән инде бишенче тапкыр президент булырга җыенган Путин да теркәлде, тагын берсе - Сергей Малинкович Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Тагын дүрт намзәтнең, шулай ук сугышны бетерү яклы чыгыш ясаучы Борис Надеждинның да үзләрен хуплаучыларның имзаларын Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырырга әле вакытлары бар, 31 гыйнвар киченә кадәр мөмкинлек бирелә.
- Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин үз намзәтен тәкъдим итте. Бу аның 5нче мөддәткә баруы. Путин хакимияттә 1999 елдан бирле утыра.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
- Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.
- Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум