Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиһазлар иске, укытучылар җитми. Башкортстан Корылтаенда хезмәт һәм ОБЖ дәресләрен укыту проблемнары турында сөйләштеләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина республикада хезмәт фәненнән 1024 укытучы бар дигән, шул ук вакытта тагын 12 кеше кирәк. Ә ОБЖ укытучылары - 319 кеше, тагын тугыз укытучы җитми.

Башкортстан Корылтаенда мәктәп програмына яңа фән модульләрен - хезмәт дәресен, шулай ук Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре (ОБЖ) дәресен кертеп җибәрүнең авырлыкларына багышланган түгәрәк өстәл узган. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

Башкортстан мәгарифен үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов сүзләренчә, мәктәпләрдә дәресне үткәрү өчен кирәкле әйберләр юк. Укытучылар җитмәү проблемы да бар.

Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина республикада хезмәт фәненнән 1024 укытучы бар дигән, шул ук вакытта тагын 12 кеше кирәк. Ә ОБЖ укытучылары - 319 кеше, тагын тугыз укытучы җитми.

Борайның 2нче гимназиясе мөдире Алик Усаев остаханәләрдәге җиһазлар инде искерде һәм бердәм укыту програмы юк дигән.

ОБЖ дәресен укытырга Украинадагы сугышта катнашучыларны җәлеп итәргә кирәк дигән сүзгә фикер белдереп, Уфаның 38нче лицее мөдире Алла Цыбина түбән хезмәт хаклары аркасында "бу вариант түгел", дигән. Ул бу дәресне укытырга кешене хәтта Уфаның Октябрь һәм Орджоникидзе районнары хәрби комиссары аша да таба алмавын әйткән. Малайлар өчен хезмәт дәресе укытучысын ул инде өч ел таба алмыйм ди.

Башкортстан дәүләт педагогика университетының сәламәтлекне һәм тормыш иминлеген саклау кафедрасы мөдире Золя Хөснетдинова балалар белән эшләр өчен сугышта катнашу тәҗрибәсе җитәрлек булмаска да мөмкин, чөнки моның өчен балалар психологиясен һәм педагогиканы белү кирәк ди. БДПУ ОБЖ укытучыларын әзерли, тик аларның яртысы гына мәктәпкә эшкә урнаша, калганнарының эше күп булу һәм хезмәт хак әз түләнү сәбәпле мәктәптә эшлисе килми, ди ул.

Хөснетдинова әйтүенчә, якында укытучылар белән бәйле проблем тагын да кискенләшергә мөмкин, чөнки хәрби әзерлекне бары тик хәрби хезмәт тәҗрибәсе булганнар гына укыта ала. Ә хәзерге вакытта ОБЖ дәресендә еш кына гаскәрдә хезмәт итмәгән хатын-кызлар белем бирә.

Superjob сораштыруыннан күренгәнчә, Мәскәүнең Украинага каршы сугыш алып баруы, мобилизация һәм киңкүләм мөһаҗирлек вазгыятендә Русия ширкәтләренең 86 процентына эшчеләр җитми.

  • Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда күптән бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
  • Татарстанның кайбер районнарында да укытучыларга зур кытлык күзәтелә. Аеруча математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юк. Башлангыч сыйныф укытучылары да җитми.
  • Моңарчы Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде.
  • Узган ел ахырында Русия думасы хезмәт дәресләрен мәҗбүри кире кайтарды. "Хезмәт белән тәрбияләү - белем бирү процессының аерылгысыз өлеше. Әгәр балаларда балачактан хезмәт сөючәнлек тәрбияләнсә, киләчәктә аның бар да яхшы булачак", диелә Думаның матбугат хәбәрендә. Дәресне 2024 елның 1 сентябреннән кертмәкчеләр.
  • Шул ук вакытта Русия мәгариф министрлыгы ОБЖ фәнен (Тормыш иминлеге нигезләре) "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртмәкче була. Мәктәп укучылары яңа програм нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән белем ала башларга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG