Башкортстанда 2023 ел башына авылда 1,5 млн кеше яшәгән. 2020 елдан башлап алар 26 мең кешегә кимегән һәм республикада яшәүчеләрнең 37,7 процентын тәшкил иткән.
2031 елга исә республика түрәләре авылда яшәүчеләрнең күләмен 37,1 процент итеп саклап калырга тели. Бу хакта Башкортстанның авыл җирләрен үстерү республика програмына таянып, "Коммерсантъ" җиткерә.
Авыл җирләрен үстерү өчен төрле чаралар күрмәкчеләр, мәсәлән 102 гаиләнең торак шартларын яхшырту, барлык авылларның 2,2 процентында яшәүне уңайлырак итү, инженерия инфраструктурасы булдыру кебек чаралар күз уңында тотыла. Авылларга автобусларның йөрешен тәэмин итү, авыл җирлекләренә 1,29 мең белгеч җәлеп итү кебек максатлар куела.
Дәүләт програмында авыл җирлекләренең проблемнары да атап үтелә. Анда әйтелгәнчә, авыл халкының күпчелек өлеше 10 меңгә кадәр кеше яши торган, транспорт-инженерия инфраструктурасы булмаган, белем алу медицина хезмәтләреннән файдалану өчен мөмкинлек булмаган авылларда көн күрә. Аларда эшсезлек һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсе югары диелә. Аеруча авылда яшәүчеләрне эчә торган су белән тәэмин итүнең зур проблем булып калуы әйтелә.
Авыл җирендә тормыш дәрәҗәсе түбән булып кала, керем ягыннан шәһәр белән авылны чагыштырганда, аерма зур, дип искәртелә документта. 2022 елда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр аена уртача 35,29 мең сум акча алган.
- Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак. Республика авылларында яшәүчеләрнең 15,9 проценты - фәкыйрьлек чигендә. Шәһәр җирендә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр 2,3 процентны тәшкил итә.
- Башкортстандагы фәкыйрьлек республика ирләрен акча эшләү ысуллары эзләргә этәрә. Башкортстан вахта ысулы белән эшкә йөрүчеләр ягыннан алдынгы төбәкләрнең берсе. 2022 елның августына булган рәсми саннарга караганда, Башкортстаннан вахта ысулы белән 160 меңләп кеше эшли. Татарстанда, мәсәлән, 30 меңгә дә тулмый.
- Радий Хәбиров Башкортстан башлыгына сайланганда "Өйдә эшләү — бәхет" дигән шигар белән чыккан иде. Соңрак ул кешеләрне республикада калдыру юлларын эзләргә кирәк, моның белән ныклап шөгыльләнәчәкбез диде. Әмма республикада дистәдән артык батальон тутырып ирләрне сугышка җибәргән мәлдә, әлеге вәгъдәнең үтәлүе шик тудыра.
- Cәясәт белгече Андрей Потылицын ихтыяри батальоннар белән сугышка китү – Себергә вахта белән эшкә йөрүнең үзенә күрә бер алмашы дип саный. Ул батальоннарга язылып сугышка китүчеләрнең мотивлары иң беренче чиратта — фәкыйрьлек, эшсезлек аннан соң гына патриотик җилкенү ди.
- Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Алар арасында авыл кешеләре күп. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1443 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум