Кар тәгәрәткәндә
Кулыма кар алдым да,
Йомарлап карадым да,
Бер кул белән эттем мин,
Тәгәрәтеп киттем мин.
Барам, шарым зурая,
Зурая, авырая,
Эзе дә тирәнәя,
Киңәйгәннән-киңәя.
Бүтән бармый. Тукталдым.
Дусларны дәшеп алдым.
Миңа ярдәмгә килә
Гадилә, Дилә, Зилә.
Инде шәбрәк барачак!
Берзаманны карасак
Тәгәрәткән уңайдан.
Шарым шундый зурайган –
Томалаган йортларны!
Нишләтергә бу шарны?
Ясар идек кар бабай,
Буебыз җитми, малай...
Әллә кире китәсе,
Бераз гына сүтәсе?
Июль, 1966
тәгәрәтеп киттем – покатил
эзе дә тирәнәя – след становится глубже
киңәйгәннән-киңәя – всё расширяется
инде шәбрәк барачак – теперь дело пойдёт лучше
берзаман – однажды, вдруг
тәгәрәткән уңайдан – во время скатывания
томалаган – накрыло
буебыз җитми – роста не хватает
Чишмә язмышы
Чишмәләр туа
Туган туфракта,
Үтәр юллары
Ерак-еракта...
Җырлап кузгала,
Моңаеп бара:
"Туган төбәкләр
Гомергә кала...
Илдә яшәгән
Күлләргә рәхәт..."
Чишмә язмышы –
Мәңге хәрәкәт.
Хәтерли һаман
Илдә чагын ул,
Чишмә язмышы –
Мәңге сагыну...
Әмма ышана:
"Ерак-еракта
Чыганак исән
Туган туфракта!"
Март, 1976
үтәр юллар – дороги, что придётся пройти
кузгала – трогается, приходит в действие
төбәк – регион
Гомергә кала... – Остаётся навсегда...
чишмә язмышы – судьба родника
Мәңге хәрәкәт – Вечное движение.
мәңге сагыну – вечно скучать
чыганак – источник
Кем кояшы кайчан чыга?
Иң беренче кояш чыга –
Иртә таңнан торучыга,
Тиз-тиз эшкә баручыга,
Кулына эш алучыга –
Ул аңа елмаеп чыга.
Кемнең күпме йоклаганын
Кояш бит ул күреп тора.
Бәхетеңне йоклыйсың, дип,
Хөрәсәннән көлеп тора.
Кем бәхетен эштә күрә,
Кем бары тик төштә күрә.
Июль, 2000
кулына эш алучыга – тому, кто берётся за дело
бәхетеңне йоклыйсың – просыпаешь счастье
хөрәсән – бездельник, лодырь
Уң Кул белән Сул Кул
Чүкеч тә тота Уң Кул,
Пычкы да тарта Уң Кул,
Яшьтән эшкә көйләнгән,
Өлгерлеккә өйрәнгән, –
Ни тотса да булдыра.
Кайчак эшли ул гына,
Тик кенә тора Сул кул,
Бик оста түгел шул ул.
Аз-маз кузгалган итә,
Арый да читкә китә.
Белми калган күп эшне,
Тота алмый күп эшне,
Тота алмый чүкечне.
Сугам, дисә кадакка,
Эләктерә бармакка.
Каләм тотса әкәмәт –
Йөри гүя мүкәләп...
Уң Кул эшли тырышып,
Сул Кул йөри булышып.
Кайсы ничек эшләгәнне
Кешеләр онытмыйлар,
Соңыннан Уң Кулны кысып,
Рәхмәт әйтеп котлыйлар.
Сызым да сыза Уң Кул,
Шигырьдә яза уң кул.
– Үзең ни дисең, Уң Кул?
– Сау булсын дустым Сул Кул.
Без бергә чакта көчле,
Башкарабыз бар эшне!..
Апрель. 1965
пычкы – пила
эшкә көйләнгән – научен работе
өлгерлек – проворность
кайчак – =кайвакыт
арый читкә китә – устаёт и отходит
гүя мүкәләп – будто ползая
сызым да сыза – и чертежи прочерчивает
Әлфия хикәясе
(Әлфия Миңнуллинага)
Әни эшкә чыгып киткәч,
Икәү калдык өйдә без.
Апа әйтә:
- Тукта әле,
Тик торабыз нигә без?
Гаҗәпләндерик әнине,
Китерик әле исен,
Берәр эшен эшләп куйыйк,
"Ай-һай уңганнар!" дисен.
Урын-җирләрне барлыйбыз –
Урын-җирләр җыелган.
Савыт-сабаны карыйбыз –
Савыт-саба юылган.
Бөтенесен эшләп киткән,
Безгә эш тә калмаган.
Идән дә ялтырап тора...
– Әйдә, юыйк яңадан!
Ни булса да тигез тиеш,
Моны яхшы беләбез –
Юыласы идәнне дә
Өлешләргә бүләбез.
Акбур алды да апаем
Сызды куйды идәнне.
– Карап бүл, – дип, – күрмисеңме
Миңа әзрәк тигәнне!
Төкерекләп ышкый-ышкый
Ул сызыкны бозабыз,
Түр яккарак авыштырып,
Яңабаштан сызабыз.
Анда – шкаф, монда – диван...
Килдек без шундый уйга!
Юмыйсы төш тигез тисен –
Бүләргә кирәк буйга!
Ак, зәңгәр акбурлар беткәч,
Шәмәхәсен алабыз.
Шулай сыза-боза торгач,
Бөтенләй буталабыз.
Берзаман идән дә, без дә
Нәкъ салават күпере...
Бүлеп тә бетергән идек,
Әни дә кайтып керде.
Чыннан да бик исе китте,
Бик гаҗәпсенде инде,
Чыннан да безгә карап ул:
– Ай-һай кызларым... – диде.
Ваннага кереп бастырды,
Өскә җылы су койды.
Безне дә һәм идәнне дә
Бүлмичә генә юды...
Апрель, 1975
гаҗәпләндерик – давай удивим
китерик әле исен – удивим-ка её
уңганнар – умницы
урын-җирләрне барлыйбыз – осматриваем постель
җыелган – собраны
савыт-саба – посуда
Идән дә ялтырап тора... – И пол блестит...
яңадан – снова
тигез тиеш – должно быть поровну, справедливо
Өлешләргә бүләбез. – Делим на части.
акбур – мел
- Карап бүл – Дели внимательно
төкерекләп ышкый-ышкый – плюясь и протирая
түр яккарак авыштырып – переводя в залу
яңабаштан яңадан – снова
юмыйсы төш – место, что не нужно мыть
буйга – горизонтально, вдоль
Нәкъ салават күпере... – Точно радуга...
Җирдә миңа ни кирәк?
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
"Әллүки"ле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Апрель, 1983
"Әллүки" – народная мелодия, на которую наложены слова стихотворения Г.Тукая "Милли моңнар"
көй – мелодия
мәңге имин Җир – навсегда безопасная Земля
***
Как вам стихотворения, понравились? Напишите в наших социальных сетях!
А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!