Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты: "Татар теле бетмәячәк, әмма үзгәрәчәк"


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма галим телне консервацияләп калырга чакырды.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, тел галиме Айнур Тимерханов татар теле 50 елдан бетмәячәк, ләкин үзгәрәчәк дип белдерде. Бу хакта ул Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең 6 томлыгын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында белдерде.

Тимерхановтан журналистлар татар теле фән буларак кулланылмый, бу хезмәт телне консервацияләп калу өчен эшләндеме дип сорады.

"Тел барыбер бетәчәк, бу эшләр файдасызга дигән сорау һәрдаим туып килә. Шулай да безнең 1000 елга сузылган әдәби-мәдәни мирасыбыз була торып, 50 елдан телебез юкка чыгар дигән фикер белән яши алмыйбыз. Минемчә, телебез бер гасыр да, берничә гасыр да яшәячәк. Билгеле, ул үзгәрәчәк. Бөтен телләр үзгәрә. Моннан 50 елдан соң татар теле башка шәкелдә булачак, ләкин ул яшәячәк, кулланылачак", диде ул.

Шул ук вакытта Айнур Тимерханов татар телен консервацияләп калу кирәк дип саный.

"Без беренче чиратта диалекталь материалны, җирле сөйләмне, тормышыбызга бәйле бөтен чыганакларны тел аша киңрәк планда теркәп калырга тиешбез. Алга таба аны киңрәк өйрәнү өчен", диде ул.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе Фәридә Таһирова юкка чыккан телләрне кайтарып була диде.

"Заманында литва теле бөтенләй юкка чыккан. Аны беларус һәм поляк галимнәре махсус әлифба ясап, текстлар һәм сүзлекләр төзеп, яңадан халыкны литва теленә өйрәткәннәр. Бу тарихта булган хәл. Әйтик, корея теле заманында авырлыклар кичергән", ди ул.

Таһирова "йоклаган тел"ләргә консервация ясалган вакытта аларны кайтарып була диде. Шул ук вакытта галимә татар теле "йоклаган тел" дип саналмый диде.

Татар теленең 6 томлык аңлатмалы сүзлеге 2015-2021 елларда басылган. Ул бүген кабат тулыландырыла. Әлеге хезмәт Татарстан фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә лаек булды. Анда 80 меңгә якын сүз һәм фразеологизм кергән. Сүзлекнең гомум тиражы 1 мең данәдә басылган. Хезмәтне академия сайтында бушлай кулланырга мөмкин.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, 2023 елда бары 8 укучы бердәм республика имтиханын тапшырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG