Бүген, 17 декабрьдә, Русия Думасы "ят агент"лар өчен махсус хисаплар булдыру турындагы канунны кабул иткән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Дума рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.
Документта каралганча, махсус рубль хисапларын акчаларны җибәрүче оешмалар "ят агентлар"га әйтми генә үзләре ачачак. Ә бу акчаларны бары тик "ят агент" статусы гамәлдән чыгарылганнан соң гына куллана алачаклар.
Махсус хисапларга иҗади һәм интеллектуаль эшчәнлекләр өчен җибәрелгән акчалар, мәсәләнкитаплар өчен гонорарлар, шулай ук күчемсез милекне сатудан яки арендага бирүдән кергән акчалар, кертемнәрдән процентлар күчереләчәк. Мәхкәмә карары белән махсус хисаплардагы акчаларны әйтик штрафларын түләтү өчен Русия бюджетына күчерә алачаклар.
"Кабул ителгән канун юньсезләргә алар саткан илнең һәм аның ватандашларының хисабына баюны тыячак. Русиядә эшләнгән акчалар аңа каршы кулланылырга тиеш түгел", дигән Володин.
Канунны 429 депутат язган, аны бертавыштан кабул иткәннәр.
Быел мартта Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный. Канун өлгесендә каралганча, "ят агент"ка акчаларын Русиянең берәр дәүләт банкында ачылган махсус хисапка җибәреп торырга тиешләр. Акча килгәч, банк аның минималь хезмәт хакы күләме кадәр өлешен генә калдырып, калганын автомат рәвештә Русия кеременә күчереп куярга тиеш булачак.
- Элегрәк Русия думасы рәисе Вячеслав Володин ил гаскәрен "кимсетә" торган "ят агентлар"га авторлык һәм чиктәш хокуклары өчен акча түләүне тыярга кирәк дигән фикер белдерде.
- Шулай ук быел Русия думасы "ят агентлар"ның бөтен мәгълүмати ресурсларына да реклам бирүне тыя торган канунны өч укылышта кабул итте. Бу чикләүләр сайтларга, блогларга һәм социаль челтәрләргә кагыла.
Дума канун өлгесен кабул иткәннән соң журналист Катерина Гордеева "Скажи Гордеевой" дигән YouTube-проектын ябуын игълан итте. Алексей Пивоваров исә "Редакция" дигән проектындагы такымның шактый өлешен эштән җибәрүен җиткерде, чөнки репрессив канун гамәлгә кергәннән соң, ул реклам бирүчеләрне югалтачак һәм хезмәт хакларын түләп бара алмаячак.
- Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
- 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум