Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләренә һәм югары йортларына гаилә белеме дәресләре кертеләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер ЗАГС хезмәткәрләре мондый дәресләрне үткәрә дә башлаган инде.

Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәк. Бу хакта матбугат очрашуында шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина әйтте.

Аның сүзләренчә, ЗАГС идарәсе мәктәп һәм югары уку йортларының белем бирү програмнарына гаилә белеме дәресләрен даими укыту өчен кертергә ярдәм итәчәк. Хәзер ЗАГС хезмәткәрләре мондый дәресләрне үткәрә дә башлаган инде.

  • Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге фаразларына караганда, 2028 елга республикада яшьләр саны 100 мең кешегә кимиячәк. Статистика туучы балалар санының кимүен, гаиләләрнең күпләп аерылышуын терки.
  • Моны булдырмас өчен Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының "нормаль гаилә"ләрне ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне булдыру эшен төп өстенлекле юнәлеш итеп куячагы әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG