Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хәрби кардәшлеге Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты


Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмов
Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмов

Мәгасүмовның яклавы аңа ачылган җинаять эшен антлы утырышчылар (присяжныйлар) карасын дип сораган, тик бу үтенеч кире кагылган. Татарстанның хәрби кардәшлек вәкилләре бу карар белән килешмәвен әйтә, тиешле оешмаларның моңа игътибар итүен сорый.

Татарстан десантчылары берлеге, республиканың чик буе сакчылары берләшмәсе һәм Русия каһарманы Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды Мамадыш районы егете, Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовның Конституциядә каралган хокуклары бозылу турында ачык хат язган. Моңа "Бизнес Online" игътибар иткән.

Ачык хатта хәрби кардәшлек вәкилләре Мәгасүмовка каршы ачылган җинаять эше материаллары белән җентекле танышуын әйтә. Хәрбинең яклавы бу җинаять эшен антлы утырышчылар (присяжныйлар) карасын дип сораган иде, тик үтенеч кире кагылды, ди.

Татарстанның хәрби кардәшлек вәкилләре бу карар белән килешмәвен әйтә, тиешле оешмаларның моңа игътибар итүен сорый.

Дамир Исламов исемендәге фонд җитәкчесе Валериан Алмазов фикеренчә, әлеге карар Мәгасүмовның Конституциядә каралган хокукларын, төгәлрәк әйткәндә 47нче маддәне боза. Бу маддәнең 2нче өлешендә "федераль кануннарда каралган очракларда, җинаять кылуда гаепләнүченең үзенә ачылган эшне антлы утырышчылар катнашындагы мәхкәмәдә карауларына хокукы бар", диелгән, дип искәртә ул.

Алмазов үзенә билгеле мәгълүматларга таянып, Русия Украинадан басып алган яңа төбәкләрдә 2027 елның 1 гыйнварына кадәр антлы утырышчылар институты булмаячагы турында сөйли. Әмма бу Мәгасүмовның мәхкәмәсен мондый институт булган төбәккә күчерүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый, ди ул.

Элегрәк Русия каһарманының хатыны Анна Мәгасүмова басып алынган Луһанскидагы мәхкәмә Ирекнең мәхкәмә тыңлауларын Ростов өлкәсенә күчерүдән баш тартты дигән булган.

Татарстан хәрби кардәшлегенең ачык хатына "Русия танкчылары берлеге" иҗтимагый хәрәкәте, "Русия чик буе сакчылары" берлеге һәм Русия сугыш инвалидлары иҗтимагый оешмасының Самар бүлекчәсе дә кушылган.

  • Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмовны былтыр 11 августта аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаеплиләр.
  • Бу көнне Луһанскидагы барда Мәгасүмов һәм тагын бер хәрби - Павел Яськевич ике кыз белән таныша. Кызлар хәрбиләрдән Макаров пистолеттан атып күрсәтүне сорый. Ахыры фаҗигале бетә, бер кыз ядрәдән алган ярадан вафат була.
  • Ирек Мәгасүмовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме дә былтыр августта бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.
  • Былтыр 30 декабрьдә Мәгасүмовка ачылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән иде. Аңа үтерү һәм хулиганлык гаепләве белдерелде. Декабрь аенда Мәгасүмовка үтерү турындагы гаепләүне алыштырырга, йомшаграк маддә - саксызлык аркасында үлемгә китерү (Җинаять кодексының 213нче маддәсе) нигезендә гаепләргә мөмкиннәр дигән сүзләр дә булган иде. Мәхкәмә процессында катнашучылар офицер кызны болай гына атып үтерә алмас дип фикер йөртте. Әмма ахыр чиктә хулиганлык турында да маддә өстәлгән (Җинаять кодесының 213нче маддәсе). Тикшерү фаразынча, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG