Русиядә президент сайлавында тавыш бирүләр башланды. Беренче тапкыр ул өч көн буе барачак - 15,16 һәм 17 мартларда.
Беренче сайлау бүлгеләре Казан вакыты белән 14 март көнне 23:00 сәгатьтә ачылды.
25 февральдә вакытыннан алда тавыш бирүләр башланган иде. Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова 2,3 млн кеше вакытыннан алда тавыш бирде диде. Комиссия Русиядә һәм чит илләрдә барлыгы 112 309 947 сайлаучыны теркәгән.
Русия президентын сайлау шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Украинадан басып алынган Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон өлкәләрендә дә үтә.
Дөньяның берничә илендә вакытыннан алда бер көнлек тавыш бирүләр бара. Чехия, Ливия, Кувейт һәм Катарда Русия ватандашлары 15 мартта гына, Иран, Шри-Ланка һәм Мальдивларда, Ямайка, Оманда - 16 мартта тавыш бирә алачак.
Быелгы сайлауда нибары дүрт намзәт кенә: Русиянең хәзерге президенты Владимир Путин (үзен үзе тәкъдим итә), Владислав Даванков ("Новые люди"), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ).
Сугышка каршы ачыктан чыгучы намзәтләр (Екатерина Дунцова, Борис Надеждин) Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлауга үткәрелмәде.
Федерация шурасы президент сайлавы көнен билгеләгәч Коррупциягә каршы көрәш фонды Путиннан башка теләсә нинди намзәткә тавыш бирергә чакырып, "Путинсыз Русия" дигән кампания башлатты. Соңрак Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасы игълан итте. Оппозиционерның такымы сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды. "Сез Путиннан кала теләсә нинди намзәт өчен тавыш бирә аласыз. Сез бюллетеньне боза: аңа зур итеп "Навальный" дип яза аласыз, дип әйткән иде Навальныйның тол калган хатыны Юлия.
Кичә, 14 мартта Мәскәү прокуратурасы "Путинга каршы төш вакыты"нда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы белән янады.
- Путин 1999 елдан бирле хакимияттә. Бу аның бишенче мөддәткә баруы.
- 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр 2000 елдан бирле ил белән идарә иткән Путинга тагын ике тапкыр алтышар еллык мөддәтләргә сайланырга мөмкинлек бирә.
- Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты. 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде.
- Русиядә президентны сайлау быел 15-17 мартта үтәчәк. Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиядәге сайлауларны ирекле дә, гадел дә түгел ди. Хакимиятләр даими рәвештә сайлау процессына тыкшына, оппозициягә комачау итә, хакимият яклы намзәтләргә өстенлекләр тудыра, кайвакыт турыдан-туры хәрәмләшүләр турында да сүз бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум