Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән проект төшермәкче


Ростислав Морзаголов
Ростислав Морзаголов

"Сәясәтчеләрдән әңгәмә бөтенләй алмыйм, барысын да гади кешеләр аша күрсәтәсем килә, алай дөреслеккә ныграк туры килер, шундый принцип", дип сөйләгән Морзаголов. 

Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка якын дип саналган, ә Украинада сугыш башлангач Русиядән китеп, Ходорковский медиа чарасында эшли башлаган Ростислав Морзаголов "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык" дигән проект төшермәкче була. Бу хакта ул "Аспекты"га сөйләгән.

"Мин Украинада хәзер барган хәлләр турындагы берничә зур фильмга материал җыям. Аларның гомуми исеме "Русия журналисты күзеннән Украинадагы сугыш һәм тынычлык", бөтен нәрсәне рәттән төшерәм", дип әйткән ул.

Морзаголов видеога кешеләрнең фикерләрен, фронт янындагы җирләрдә вазгыятьне, урамнарда, гади кибетләр һәм оешмалардагы хәлләрне төшерәм дигән. Ул очраклы гына "Кривой Рог шәһәрендә теракт шаһиты булуын" әйткән, ул чакта кешеләр үлде дигән.

"Сәясәтчеләрдән әңгәмә бөтенләй алмыйм, барысын да гади кешеләр аша күрсәтәсем килә, алай дөреслеккә ныграк туры килер, шундый принцип", дип сөйләгән Морзаголов.

Украинада булуының икенче сәбәбе дип ул Русия ихтыярилары форумында катнашуны атаган. "Бу бик кызыклы күренеш - оппозициянең бер өлеше шул дәрәҗәдә радикальләшә ки, кулына корал тотып Кремльгә, хәзерге режимга каршы бармакчы", ди ул.

  • 2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул Башкортстан хакимиятенең төп медиасы булган "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының мөдирләр шурасы рәисе буларак, республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде.
  • 2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда активистлар Ростислав Морзаголовны эшеннән кууны таләп иткән иде.
  • 2022 елның декабрендә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте. Аңарчы ул Русия Юстиция министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Ул үзен "ят агентлар" исемлегенә кертүне үз таләп итте.
  • Мәскәү Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Русия моның басып алу сугыәын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG