Татарстанның Ютазы районы белән Башкортстанның Октябрьский шәһәре арасындагы "ике сәгатьлек" күпернең кайсы республикага каравы билгеле булган. Бу хакта бүген Ютазы районы башкарма хакимияте җитәкчесе Светлана Самонина Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында белдерде.
Моңа кадәр Татарстан Башкортстан арасында чикләрне тәгаенләштерде. Хәзер бәхәсле җир кишәрлекләре, корылмаларның кайсы республикага каравы билгеле.
"Безнең чик Ык елгасыннан уза иде. Хәзер тәгаенләдек, сораулар юк. Бәхәсле "ике сәгатьлек" күпер бар иде. Ул кемнеке? Безнекеме, башкортныкымы? Чикләрне төгәл билгеләгәннән соң сораулар бетте. Күпер — Башкортстан республикасының милке", диде ул.
Самонина сүзләренчә, әлеге күпер авария хәлендә.
Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов белдергәнчә, күрше төбәкләрдән (шул исәптән, Башкортстаннан) чик буенча шикаятьләр кермәгән.
Элегрәк Татарстанның Ютазы районы белән Башкортстанның Октябрский шәһәре арасындагы күпернең хуҗасы кем булуы бәхәс уятып килде. Мәсәлән, 2020 елның апрелендә Ютазы районы хакимияте күперне төзек булмаганы өчен япты.
Ул вакытта Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Сидякин күпердән Татарстан белән Башкортстан кешеләре файдалана, шуңа аны ике республика бергәләп төзекләндерү дөрес булыр, уртак карар бар, дип сөйләгән иде.
Татарстан белән Башкортстан арасында берничә күпер бар, аларны "дөньяда иң озын күперләр" дип атарга була. Андый күпердән машинада ике сәгать чыгасы. Бу күперләр Татарстан белән Башкортстан чигендә урнашкан, ә бу күрше республикаларда вакыт аермасы — ике сәгать. Азатлык хәбәрчесе чик буенда урнашкан Октябрьски шәһәрендә булып, көн саен шул ике вакыт арасында сәяхәт итүче халыкның тормышын өйрәнгән иде.
Татарстан белән Башкортстан арасындагы чик мәсьәләсенә 2022 елда нокта куелды. Шулай да кайбер нечкәлекләре турында әйтелмәде.
Татарстан белән Башкортстан арасындагы чик 498 чакрымны тәшкил итә. Сүз Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары турында бара.
Ике ел элек Татарстанның җир һәм мөлкәт министры Фәнил Әһлиуллин тикшерү барышында 66 проблем урын ачыклануы турында сөйләгән иде. Аерым алганда, 200 һектар бәхәсле, 350 һектар исәпкә алынмаган җир кишәрлеге булган. Мәсәлән, Мөслим районында – 7 һектар, Актанышта 114 һектар мәйдан бәхәсле булып саналган.
"Аерым игътибар торак пунктлар янында җирле халыкның хуҗалык эшләре алып барган бәхәсле җир кишәрлекләренә бирелде. Татарстанның торак җирлекләре һәм сәнәгать объектлары башка республика составына күчерелмәде", дип белдергән иде ул.
Татарстанның Русиянең 8 төбәге белән чиге бар. Бу — Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари иле республикалары, Оренбур, Самар, Ульян һәм Киров өлкәләре.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум