Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тикшерү комитеты Казандагы "Нәфис косметикс" оешмасы эшчеләренең сальмонеллез йоктыруы белән кызыксына


Бу хәл турында 18 мартта билгеле булды. Башта 40 кешенең чирләве хәбәр ителгән иде, соңрак аларның саны 69 кешегә җитте. Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше ачты.

"Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң сальмонеллез белән авыручылар саны 69 кешегә җитте. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушкан. Бу хакта Татарстан тикшерү комитеты җиткерә.

"15 мартта Казанда җирле оешма хезмәткәрләренең ашханәдә булганнан соң кисәк хәлләре начарайган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәннәр, аларның кайберләрендә инфекция авыруы табылган. Оешма хезмәткәрләрен ашатучы шәхси эшмәкәр санитар таләпләрне бозган, дип хәбәр ителә", диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

  • Бу хәл турында 18 мартта билгеле булды. Башта 40 кешенең чирләве хәбәр ителгән иде, соңрак аларның саны 69 кешегә җитте. Татарстан тикшерү комитеты җинаять эше ачты.
  • "Бизнес Online" искәртүенчә, 2008 елдан "Нәфис косметикс" эшчеләрен шәхси эшмәкәр Сабирҗан М.Р. оешмасы ашаткан. Ул "Нәфис косметикс"та ашханә һәм кафе өчен бүлмәләр арендалап тора. Басма язуынча, бу хәлдән соң оешма шәхси эшмәкәр белән килешүен өзгән. Шулай ук чирләгән хезмәткәрләргә 50шәр мең сум акчалата ярдәм түләнәчәк диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG