Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия хакимиятләре икенче тапкыр мобилизация үткәрергә ниятли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу Украинадагы сугышка китәргә теләүчеләрнең кимүе белән бәйле диелә.

Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышучы төркемнәрен ныгыту һәм бәлки Харьковны чолгап алу өчен гаскәргә күпләп хәрбиләр җыя башларга ниятли. Бу хакта "Вёрстка"га Русия президенты хакимиятенә һәм саклану министрлыгына якын дүрт чыганагы сөйләгән. Алар әйтүенчә, әгәр мобилизация була калса 300 меңгә кадәр кешене чакырмакчы булалар.

Басма әңгәмәдәшләре искәртүенчә, гаскәргә резервтагы хәрбиләрне мәҗбүриләп китерергә дә, "срочник"ларны контракт төзеп Украинадагы сугышка китәргә мәҗбүр итәргә дә мөмкиннәр. Шулай ук запастагы русияләрне дә мобилизацияләүләре бар диелә.

Мәскәүнең берничә дәүләт оешмасында һәм хәрби комиссариатларда "Вёрстка"га мобилизациядән алып калу өчен "броньнәр" әзерләү белән шөгыльләнәбез дигәннәр. Ә саклану министрлыгындагы чыганаклар хәрби җыеннар әзерләнә, алардан соң запастагы хәрбиләрнең кимендә бер өлешен мобилизацияләргә яки сугышта катнашу өчен контракт төзергә мәҗбүр итүләре ихтимал дигән.

"Вёрстка" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, контракт төзергә мәҗбүр итү фикере - Украинадагы сугышка китәргә теләүчеләрнең кимүе белән бәйле. 2023 ел башы белән чагыштырганда, (ул чакта саклану министры Сергей Шойгу ил гаскәренең 400 меңләп яңа солдат алуын әйткән иде) хәрбиләрне җыю нык акрын бара. Элегрәк саклану министрлыгы белән контракт төзү үзәгенә көненә 500-600 кеше мөрәҗәгать итсә, хәзер 20-30 кеше килә, дигән басма чыганаклары.

"Вёрстка" әңгәмәдәшләре гаскәргә хәрбиләр җыярга әзерләнүне "мобилизация 2.0" дип атый.

Президент хакимиятендәге бер чыганак Харьковны чолгап алу ихтималы турындагы сорауга шәһәрдән "икенче Мариуполь" ясау ниятләнә дип әйткән.

Бу мәгълүматлар рәсми расланмады.

  • Фронтта бер-бер артлы уңышсызлыкка дучар булгач, 2022 елның көзендә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителде. Рәсми белешмәләргә күрә 300 мең кеше гаскәргә алынды. Адар мобилизация беткәнчегә кадәр хәрби хезмәтен ташлый алмый.
  • Хәзерге вакытта мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырулар юк, әмма ул теләсә кайчан яңадан башланырга мөмкин, моның өчен аерым фәрман кирәкми.
  • Соңгы белешмәләргә күрә, сугышта алты меңгә якын мобилизацияләнгән русияле һәлак булган, аларның исемнәрен журналистлар ачык чыганаклардан ачыклый алды. Чынлыкта бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG