Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы "Нәфис косметикс" оешмасында сальмонеллез авыруы ризык пычрану аркасында чыккан


Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган булган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерелгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.

Казанның "Нәфис косметикс" оешмасындагы эшчеләр арасында сальмонеллез авыруы әзер ризыкларның пычрануы аркасында таралган. Ашханәдә эшләүчеләр үзләре дә чирне йоктырган булган һәм ашарга пешергәндә мәҗбүри санитар таләпләрне үтәмәгән, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстандагы матбугат хезмәте.

Әйтик, чимал һәм азык-төлекне саклау вакыты, шартлары үтәлмәгән, ашалмаган ризыкларны башка көнне бирү өчен туңдырганнар, табак-савытны тиешенчә юмаганнар, ярымфабрикатларга тиешле документлар булмаган һәм башка төрле җитешсезлекләр ачыкланган.

Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган булган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерлгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.

  • "Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң сальмонеллез белән авыручылар саны 69 кешегә җиткән иде. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушты.
  • Тикшерү комитеты хәбәрендә "Нәфис косметикс" хезмәткәрләренең 15 мартта ук чирли башлавы әйтелсә дә, бу хәл турында 18 мартта гына билгеле булды. Аларның ашханәдә ашап чыккач кинәт хәлләре начараюы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG